news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исламда су эчүгә кагылышлы алты кагыйдә

news_top

Исламда ашау бигрәк тә су эчүгә кагылышлы берничә кагыйдә бар. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

«Суны ашыкмыйча, әкрен генә эчәргә кирәк.

Суны берьюлы түгел, берничә йотым белән эчү кирәк, стакандагы суга сулышыңны өрү дөрес түгел.

Әгәр мөмкинлек булса, суны утырып эчәргә тырышырга кирәк.

Су салынган савытны уң кул белән тотып эчү тиешле.

Су эчәр алдыннан: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтергә, ә эчеп бетергәч «Әлхәмдүлилләһ» дияргә кирәк.

Суың белән башкаларны да сыйлау күркәм гамәл булып тора», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар