Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исламда ни өчен уң кул сулына караганда өстенрәк санала?

Дин әһелләре уң кулның өстенлеген күрсәтүче сәбәпләрне атады һәм күркәм гамәлләрне уң кул белән башкарырга кирәклеген әйтте.

news_top_970_100
Исламда ни өчен уң кул сулына караганда өстенрәк санала?
pixabay.com

Сорау. Ни өчен ашаганда һәм башка гамәлләр кылганда уң кул өстенрәк булып санала? Шул ук эшләрне сул кул белән башкаруның нәрсәсе начар?

Җавап. Ислам безнең тормышның барлык аспектларын да гармонияле рәвештә җайга сала. Ул барлык игелекле гамәлләрне аңлата һәм начарлыктан кисәтә, дип яза islam-today.ru сайты.

Табыну яки игелекле гамәлләр белән бәйле эшләр, мәсәлән, мәчеткә керү, Мәккәдәге Кара ташка орыну, намаздан соң сәлам әйтү, шулай ук кием кию, ашау һәм эчү — барысы да уң яктан яки уң бул белән башкарылырга тиеш.

Сул кул һәм аякка килгәндә исә, монда барысы да киресенчә: бәдрәфкә керү һәм мәчеттән чыгу сул аяктан башлана. Борынны чайкату, бәдрәфкә кергәннән соң башкарыла торган гигиеник процедураларны сул кул белән эшләү киңәш ителә. Чөнки уң кул хөрмәткә лаеграк булып санала.

Аллаһ илчесе Гомәр бин Сәламга «Малай, „Би-сми-Лләхи“ — дип әйт һәм каршыңда торган әйберне уң кулың белән ал!», — дип әйткән (Бохари, Мөслим).

Гаишә әйткән: «Аллаһ илчесе уң кул белән тәһарәт алган һәм ашаган, ә сул кулы белән гаурәт урыннарын юган һәм башка уңайсызлык тудыра торган гамәлләрне башкарган». (Әбу Дауд)

Сәлам әл-Фариси «Аллаһ илчесе безгә гаурәт урыннарны уң кул белән юуны тыйды», — дигән.

«Аллаһ илчесе: «Сул кул белән ашамагыз, чынлыкта шайтан сул кулы белән ашый һәм эчә», дигән.

Шуңа күрә хәленнән килгән һәркем уң кулы белән ашарга тиеш. Әгәр кем дә булса авыруы яки башка сәбәпләр аркасында моны эшли алмый икән, моның гөнаһы юк.

Нәтиҗә ясап, галимнәр уң кулның өстенлеген күрсәтүче сәбәпләрне һәм күркәм гамәлләре уң кул белән башкарырга кирәклеген атады:

1. Бу — сул кул белән ашаучы һәм эчүче шайтаннар аерып тора.

2. Бу кешеләр белән аралашу этикеты. Кешеләрне сәламләгәндә бер үк кулны кулланыр өчен.

3. Кыямәт көнендә Аллаһ безнең гамәл дәфтәрен уң кулга бирәчәк дигән өмет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100