Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатлары татар шагыйрьләрен укыган – видео
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь дипломатларының татар әдәбияты классиклары Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Кави Нәҗми шигырьләрен укыган видеосын урнаштырган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары безнең мәдәниятебез белән илһамланды! Афәрин! Рәхмәт! Сезең игътибар безгә бик кадерле» – дип язган Татарстан Рәисе МАКС каналында.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре Яшь дипломатларының унынчы, юбилей, форумында катнашучылар белән очрашкан иде. Чара «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум»XVII халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылган.