news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ислам мәдәнияте музеенда уникаль күргәзмә - «Күңел яраларын дәвалар өчен намазлык чигә»

Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Күргзәзмәдә КФУ студенты Гүзәл Басыйрова булды.

news_top
Ислам мәдәнияте музеенда уникаль күргәзмә - «Күңел яраларын дәвалар өчен намазлык чигә»
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Күргәзмә татар гаиләләрендә кадерләп сакланган намазлыклардан тора.

Иң башта кунакларны Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, проект идеясе ярты ел элек музейның төп экспозициясе янында туган. «Безне намазлык сәнгать әсәре буларак кына түгел, ә хәтерне саклаучы һәм буыннарны бәйләүче предмет буларак та кызыксындырды. Сезнең белән аралашу бу фаразыбызның дөрес икәнлеген күрсәтте», – диде ул.

«Безне намазлык хәтерне саклаучы һәм буыннарны бәйләүче предмет буларак та кызыксындырды»

Фото: © Гүзәл Басыйрова

30дан артык гаиләдән – 50 намазлык

Күргәзмәдә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр төрле төбәкләрдә, төрле техника (чигү, туку, үрү) һәм төрле материаллардан (йон, ефәк, камыш, мамык) ясалган 50 намазлык тәкъдим ителә. Алар иманның көчен, рух ныклыгын чагылдыра. Оештыручылар сүзләренчә, проектта катнашырга Татарстан, Башкортстан районнары һәм шәһәрләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Вологда, Чиләбе, Самара, Ижау, Оренбургтан һәм Казахстан Республикасының Абай өлкәсеннән 30дан артык гаилә теләк белдергән.

Күргәзмәдә 50 намазлык тәкъдим ителә

Фото: © Гүзәл Басыйрова

«Намазлыклар чиста җирдә, түрдә тора»

Татарстан мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хамидуллин намазлыкның дин күзлегеннән әһәмияте турында сөйләде.

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова күргәзмәнең әһәмиятен билгеләп үтте:

Күптән көткән вакыйга, чөнки күп еллар дәверендә без татарлар яшәгән төрле төбәкләргә, районнарга барабыз, һәм, кая гына барсак та, шушы намазлыкларга тап булабыз. Билгеле, аларны алып кайтып булмый, чөнки гаиләләрдә алар зур ядкәр итеп саклана. Намазлыклар чиста җирдә, һәрвакытта да түрдә тора. Әгәр аның төсләренә игътибар итсәк, һәрвакытта якты һәм күпчелек очракта ак төстә. Фәнни хезмәтләрне карасак, безнең намазлыклар бик ак булмаган дип әйтәләр, әмма, кая гына барсам да, ак намазлыкларга тап булдым, чөнки гади халык үзендә нинди материал булган, шуны кулланган, – диде ул.

«Кая гына барсак та, намазлыкларга тап булабыз»

Фото: © Гүзәл Басыйрова

Балалар журналы конкурсы да игълан ителде

Шулай ук, «Сабантуй» балалар журналы музей белән берлектә конкурс игълан иткән булган. Җиңүчеләрне журналның баш мөхәррире урынбасары Руфия Мөхетдинова бүләкләде.

Фото: © Гүзәл Басыйрова

Күргәзмәне «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп, әлеге проектның мөһимлеген ассызыклады.

«Сез булмасагыз, идея да чынга ашмас иде»

Проектның идея авторы, Ислам мәдәнияте музееның баш белгече Раилә Хәялиева намазлык хуҗаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Намазлык хуҗаларына ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. Әгәр сез булмасагыз һәм безнең игъланнарга җавап кайтармасагыз, «Безнең гаиләдә менә шундый намазлык саклана, килеп ала аласыз» - дип, безгә шушы намазлыкларыгызны биреп тормасагыз, безнең идеялар чынга ашмас иде», – диде ул.

Фото: © Гүзәл Басыйрова

«Намазлыктагы бизәкләр нәкъ менә шул күмер утларын чагылдыра сыман»

Күргәзмә ачылганнан соң, Илнур Низамиев һәм Раилә Хәялиева кунаклар өчен экскурсия үткәрде һәм намазлыкларның тарихын сөйләде.

Фото: © Гүзәл Басыйрова

Раилә Хәялиева бер намазлыкның фаҗигале тарихын да сөйләп китте:

Шәмсегаян апа безгә XX гасыр башында – әбисе, һәм XX гасыр ахырында үзе күчереп чиккән намазлыкны бирде. Беренче намазлыкның тарихы шактый аяныч. Шәмсегаян апаның дәү әнисе ирен Беренче Бөтендөнья сугышына озатканда ике яшьлек баласы белән кала. Ире хәбәрсез югала. Ике ел көткәннән соң ул күрше авылга әти-әнисе йортына кайтып китә.

Бервакыт ул иртәнге биштә торып мич кабызып җибәрә, кочагында яткан кызы үзе генә йоклап кала, ә ул терлек карарга чыгып китә. Кычкырган бала тавышына йөгереп керсә, әнисенең җылысын югалтып мич каршына килгән кызны ут «төреп алган» була. Баланы коткарып кала алмыйлар. Ул яна. Шундый язмыш: баласы күз алдында янып үлә, ире сугышта югала.

Ул үзен саклап калыр өчен, күңел яраларына дәва табар өчен шушы намазлыкны чигә. Андагы кара бизәкләр, миңа калса, юктан гына барлыкка килмәгән. Намазлыктагы бизәкләр нәкъ менә шул күмер утларын чагылдыра сыман.

Бу намазлык Шәмсегаян апага тапшырыла. Ул үзе укытучы булып эшли һәм бик оста чигүче була. Ул «балаларыма калсын, балаларымның балалары бу хәтерне сакласын» дип, үзе дә шушы намазлыкка охшатып яңа намазлык чигә. Бүгенге көндә Галәветдиновлар гаиләсендә менә шушы ике пар намазлык саклана, – дип сөйләде ул.

Фото: © Гүзәл Басыйрова

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр намазлыкның үз тарихы бар. Күргәзмәдә намазлык ясау һөнәренең буыннан буынга тапшырылуын, бүгенге көндә дә бу һөнәрнең дәвам ителүен күрергә мөмкин. Намазлыкларда осталарның иҗади зәвыгы һәм рухи байлыгы чагылыш таба.

Кеше гомеренең юлдашы булган намазлыкларга дога җылысы иңгән, алар өмет-ялваруларны ишеткән, кайгы-хәсрәтләрне сендергән, алар – безнең тарихны, хәтерне саклый.

Намазлыклар саклаган тарихларны тыңларга Ислам мәдәнияте музеена барып кайтыгыз.

Фото: © Гүзәл Басыйрова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар