news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ислам кануннарына буйсынмаган хатыннан аерылырга кирәкме?

Ислам кагыйдәләре буенча яшәмәүче хатын-кыздан аерылырга кирәкме?

news_top
Ислам кануннарына буйсынмаган хатыннан аерылырга кирәкме?
Әлеге сорауга islam-today сайты җавап бирә:

- Яулыктан йөрмәүче, намаз укымаган хатыннан аерылганчы, аңа ислам кагыйдәләрен өйрәтү өчен көч куярга кирәк. Аерылышу хәләл саналса да, бер хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның иң яратмаган нәрсәсе ир белән хатынның аерылышуы. Аерылышу гына уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин, ә киресенчә проблеманың кискенләшүенә китерү ихтималы бар. Яраткан кешеңне үзгәртүгә, дөрес юлга бастыруга барлык көчне куярга кирәк. Хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә, хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яратылган, ә кабырга үзе үк кәкре формага ия. Аңа тимәсәң ул кәкре килеш кала, ә турайтырга тырышкан очракта ул сынарга мөмкин. Шуңа күрә урталыкта булырга кирәк, игътибарсыз да калдырырга ярамый, ләкин шул ук вакытта, артык басым да ясарга кирәкми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар