Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам динендә пластик операция кайсы очракта тыела һәм рөхсәт ителә?

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында төрле сорауларга җавап бирәләр.

news_top_970_100
Ислам динендә пластик операция кайсы очракта тыела һәм рөхсәт ителә?
https://pixabay.com/

«Минем бер иренем икенчесенә караганда зуррак. Шул сәбәпле үземне уңайсыз хис итәм һәм, миңа калса, бу минем иремә дә ошамый, гәрчә ул бу хакта миңа ачыктан-ачык әйтмәсә дә. Башка бернәрсәгә дә кагылмыйча, миңа иренемнең формасын төзәтү өчен операция ясатырга ярыймы?» — дип сорый бер укучы.

Җавапта «әйе, сез иреннәрне бер үк үлчәмдә итеп, аларның формасын төзәттерә аласыз», диелә һәм тәфсилләп аңлатма бирелә.

Пластик операцияләр мәсьәләсендә гомуми кагыйдә түбәндәгечә: әгәр мондый операция тышкы кыяфәт дефектын (тумыштан булган яки яшәү дәверендә барлыкка килгән дефектын) бетерү өчен эшләнсә, бу рөхсәт ителә.

Әгәр дә операция болай да дефектлы булмаган кыяфәтне төзәтү яки бизәү өчен эшләнсә, бу Аллаһы яралткан, бар кылган нәрсәне, ягъни кешенең табигыйлеген үзгәртү дип санала һәм моны эшләү тыела.

Бу мәсьәләдә нигез булып тумыштан килгән дефектны бетерүнең рөхсәт ителгәнлеге турында хәнәфи мәзһәбе фәтвасы тора. «Фәтава әл-Һиндийә» китабында болай диелгән: «Әгәр кем дә булса артык бармагын кисеп алырга яки башка нәрсәне [тумыштан килгән дефектны төзәтергә] теләсә, Нусайр, Аллаһы аннан разый булсын, болай дигән: «Әгәр мондый гамәлләрдән соң кисүчеләр еш үлсә, моны эшләргә ярамый, ә киресенчә ешрак уңай тәмамланса — болай эшләргә мөмкин» (5/360).

Мөфти Мөхәммәд Такый Усмани «Тәкъмилә Фәтх әл-мүлхим» китабында болай дип ачыклык кертә: ⠀«Артык бармакны һәм шуңа охшаш башка физик җитешсезлекне бетерүгә килгәндә, бу Аллаһы Тәгалә бар кылган әйберләрне үзгәртү дип саналмый, бәлки җитешсезлекне бетерү яки авыруны дәвалау дип атала» (5/116).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100