Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?

Бу сорауга төрле дин әһелләре төрлечә җавап бирә. Әүвәл заманнарның дин белгечләре, әлеге мәсьәлә уңаеннан, үз фикерләрен бәян итеп калдырган. Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗани, Г.Баязитов, Һ.Килдебәков хезмәтләрендә диндә музыкага уңай мөнәсәбәт чагылыш тапса да, гади халык арасында, нишләптер, музыкага мөнәсәбәт уңай булмаган. Кубыз уйнаган яшь кызларны башын баганага бәреп үтергән чаклар булганы да мәгълүм.

news_top_970_100
Ислам динендә музыка чыннан да тыелганмы?


Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм фикере:

- Коръәндә музыка коралларында уйнауның, аларның тавышларын тыңлауның хәрам булуы хакында сүз юк. Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнаудан тыймаганлыгы билгеле. Бу турыда хәдисләр өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхих Бохари күп яза.

Башта ук хәрам булган нәрсә ничек итеп гаеттә һәм туйда гына хәрам булмый калсын, ди? Шуны әйтәбез ки: уен коралларының моңлы тавышы кешеләрнең кайгы-хәсрәтен киметә, җаннарына тынычлык, рәхәтлек һәм сабырлык бирә. Җәдидчелек хәрәкәтенә кадәр татар халкында музыкаль әсәрләрне башкару һәм аңлау, аларны җидти өйрәнү түбән дәрәҗәдә торган. Күпчелек дин әһелләре бу шөгыль дә Ислам диненә каршы килә дип исәпләгәннәр. Октябрь түнтәрелешенә кадәр төрле уен коралында уйнау, аңа кушылып җырлау күп очракта зур бәйрәмнәрдә генә башкарылса да, музыка хакында уңай фикерләр әйтелмәгән. Гармун, кубыз, курайны, гадәттә, аулаграк урыннарда яки качып уйнаганнар. Шулай булса да, татар халкы моңсыз, җырсыз, музыкасыз яшәмәгән. Качып уйнаучыларны музыканы аңлаудан ерак торган бәндәләр саклап торып, нык кыйнаганнар, яисә уен коралларын идәнгә салып таптаганнар. Моны күбрәк иске фикерле, фанатик дин әһелләре кушуы буенча шәригать хөкемнәрен һәм аның тәртипләрен белмәгән надан кешеләр башкарган.

Илаһи диннәрнең соңгысы булган Ислам, инсанны Аллаһу Тәгаләне сөюгә китергән рухка хис-тойгы, ләззәт биргән гузәл тавышларны тыңлауны ясак итмәгән яки һич кенә дә тыймаган. Киресенчә, кешеләрне азгынлыктан читләштереп, аларның рухларын канәгатьләндергән вә йөрәкләрендә Аллаһ сөюен арттырырга ярдәм иткән тавышларны тыңлау, бу гүзәл тавыштан ләззәт алу, кошлар тавышын тыңлау – агар суларга, яшеллеккә вә чәчәкләрнең матурлыгына карап сөенгән кебек булыр. Кешеләрнең азгынлык эшләвенә сәбәпче булмаган, аларга зарар китермәгән, аларның рухларын тукландырган вә йөрәкләренә Аллаһны сөюен арттыруга ярдәм иткән микъдарда, музыка тыңлау хәтта саваптыр.


Ильяс Халиков дини җырлар авторы, мөнәҗәтче:

- Диндә музыка төшенчәсе бик четерекле, бик үзенчәлекле, сүз дә юк. Монда музыка һәм музыка уен кораллары белән бутамаска кирәк. Азан әйткән вакытта, көй белән әйтелә, аның үз мәкаме, көе бар. Башкача әйтеп булмый. Музыка хәрам, дип ялгышучылар да бар. Диндә музыка кулланганда, бөтен яктан уйлап эшләргә кирәк. Шәхсән үземә: “Ильяс, син хәрам гамәл башкарасың, җырлавыңны ташла! Яки: “Син матур җырлыйсың, - дип, рухландырып, тагын да матур җырлар иҗат ит!” - диючеләр дә очрый. Рамазан аенда гомрә хаҗын кылырга насыйп булды. Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә башкардык һәм Мәккә, Мәдинә җирләренә барып, изге урыннарда хаҗ кылу турында “Изге юлда, изге сәфәр” җырына клип төшереп кайттык. Россиядә андый темага багышланган бердәнбер клип ул. Ниятебез изге җирләрне күрсәтү, динебезгә өндәү иде.



Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

- Музыка тыңлау күпчелек ислам галимнәре тарафыннан хупланмый. Ни өчен дигәндә, музыка бит төрле була. Күңелдә шәһвәт, агрессия уята, нәфесне арттыра яисә күңел төшенкелегенә китерә торганнарын тыңларга ярамый. Көе, сүзләре Аллаһка, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) ата-анага, ватанга мәхәббәт хисләре уята, рухи яктан баета торган җырлардан зарар булмас, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) дөңгер (бубен) кебек уен коралларында уйнап, күңел ачуны тыймаган. Ләкин һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк. Фарыз гамәлләрне үтәмичә, дөньяңны онытып, мөкиббән китеп музыка тыңлау юньлегә илтми.



Гөлзада Сафиуллина, Татарстанның халык артисты:

- Дини җырлар башкару, мөнәҗәтләр әйтү 1980 елларда да тыелган иде. Аллага шөкер, хәзер мөмкинлекләр бар, яшь буынны да кечкенәдән әлеге дини сәнгатькә тартырга кирәк. Мөнәҗәттә сүз  мөһим, аны җыр белән бутарга кирәкми. Мөнәҗәт белән җырның ритмнары аерыла. Шунысы игътибарга лаек, безнең татар халкына гына хас мөнәҗәтләр бар. Аларны халыкка җиткергәндә, күңел аша үткәреп, йөрәк белән чыгыш ясау мәслихәт.  1994 елда “Мәрһабә” исемле программа әзерләгән идем. Анда мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары кергән иде. Чит ил галимнәре чакыруы буенча, дини җыр бәйрәмнәрендә дә чыгыш ясаган чаклар булды. Бу юнәлештә артистларыбызга күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Дини, милли мирас яшь буынны тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

Белешмә:
“Музыка” сүзе мәҗүсилек заманнарында борынгы Грециянең Мауза-Муза исемле алиһәсенә бәйләнешле. Музыка - милләтләрнең инану-ышануларына, гореф-гадәтләренә нык үтеп кергән тавыш чыгару сәнгате. Музыка коралының иң элек кайда кулланыла башлавы хакында мәгълүмат юк. Шулай да, фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, дөньяның төрле төбәкләрендә төрле музыка кораллары булганы билгеле.

Борынгы грекларда “лира” диелгән уен коралы, соңыннан чал Мисыр, Анатолия, Месопотамия, Кытай, Һиндстан һәм Ерак Көнчыгыш кавемнәренең үзләренә генә хас күп төрле инструментлары кулланылган. Риза казый Фәхреддин курай, гармун, флейта, скрипка уйнаучыларны тыңларга яраткан. “Сакмар су”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”, “Урал”, “Сандугач” кебек халык җырларын яратканы да мәгълүм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100