Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам динендә күпхатынлылык: «Сириядә беренче ике хатын өченче хатынны үзләре сайлый»

Мәскәүдә «Күпхатынлылык кайчан рөхсәт ителә һәм ни өчен бу аспект турында Коръәндә язылган?» темасына очрашу үтте. Әлеге очрашуга кунак булып Шейх Мөхәммәд Аль Рошед чакырылган иде. 1-2 атнадан «Татар яшьләре штабы» кабат очрашу үткәрергә планлаштыра.

news_top_970_100
Ислам динендә күпхатынлылык: «Сириядә беренче ике хатын өченче хатынны үзләре сайлый»
pixabay.com Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/13-03-2021/r-st-m-yamaleev-k-phatynlylyk-avadan-alynmagan-bu-hakta-kor-nd-yazylgan-5812123

«Татар яшьләре штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев очрашуның ничек үткәнен сөйләде. Бу кичкә, җитәкче сүзләренчә, «ТТТ», ягъни «Тел төбен тикшерү» дип исем биргәннәр.

«Моңа кадәр күпхатынлылыкка багышланган очрашуда бәхәс күп булды. Хатын-кызлар белән ир-атларның фикерләре аерылды. Мөселманча тәрбияләнгән кызлар күпхатынлылык күренешен аңлый, ә башкалар кабул итми. Очрашу үзе бик файдалы булды. Узган очрашуга кунак булып чакырылган Шейх Мөхәммәд Аль Рошед Коръәндә күпхатынлылык нигә барлыкка килүен аңлатты. Ул: „Кияүдәге хатыннар һәм өйләнгән ирләр коронавирус белән әзрәк авырый“, — дип көлдерде. Алар секс ягыннан канәгать. Шейх Мөхәммәд әйтүенчә, Сириядә беренче ике хатын өченче хатынны үзләре сайлый. Шулай ук, аның сүзләренчә, Чечняда ирнең өч хатыны булса, димәк, ул җитди кеше һәм аны яхшы эшкә алалар», — диде ул.

Шейх Мөхәммәд Аль Рошед очрашуда: «Сугышлар булганга, ирләр җитмәгән. Коръәнне язганда моны исәпкә алганнар. Һәрбер ирдә ул заманда 3-4 хатын булган. Шушы цивилизацияне, ассимиляцияне коткарган», — дип сөйләгән.

Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, очрашуда катнашмаучылар, шалтыратып, комментарий язып, безне сүкте, тәнкыйтьләде. «Рәхмәт сүзен әйтүчеләргә караганда, безне гаепләүчеләр күбрәк булды. Әмма бу сорау барыбер кайчан да булса бер күтәрелер иде. Башта талаш егетләр белән хатыннар арасында чыкты. Ирләр барыбер читтә тагын бер хатын булуын тели. Безнең егетләр күбесе сөяркәләрен гомер буе качыра. Бу ирләрнең физиологиясендә ята. Ирләр бу теманы күтәреп алды.

Автономия рәисенең берсендә — ике хатын. Әгәр аның акчасы булса, ул өченче хатынны да алыр иде. Ул балаларын да карый. Беренче хатыны картайган, яшь хатын алган. Очрашуда катнашкан хатын-кызлар бу рәискә: «Оятсыз», — дип ташланды. Беркемнең дә икенче хатын буласы килми. Менә шушында ызгыш китте», — ди ул.

«Татар яшьләре штабы» җитәкчесе хәбәренчә, 1-2 атнадан кабат шушы темага багышланган очрашу көтелә. «Киләсе очрашуга яшь хәзрәтләрне чакырырга уйлыйбыз. Хәзерге заман хәзрәтләренең фикерләре нинди икән? Шулай ук Ислам дине көчлерәк булган республикалардан да хәзрәтләр дә киләчәк.

Бу сорауны барысы да белсен. Ислам динен, Коръәнне тагын да яхшырак белүгә бер адым бу. Коръәнне үзгәртеп булмый. Һәрбер ир икенче, өченче хатын турында уйлый. Безнеңчә, Мәскәүдә мөселман арасында мондый хәлләр күбәя. Бу яшерен проблеманы без чыгардык. Әлеге проблеманы кеше аңламый, белми. Шуны әйтим: очрашуда катнашкан хатын-кызларның кайберсе үз фикерләрен үзгәртте», — ди җитәкче.

Киләсе очрашуда тормышта булган мисаллар да китереләчәк. Шулай ук юрист та чакырылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100