Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам динендә чәч буярга рөхсәт ителәме?

Кешегә чәчәләрен буярга рөхсәт ителә, тик бу яхшы ният белән эшләнергә тиеш.

news_top_970_100
Ислам динендә чәч буярга рөхсәт ителәме?
pixabay.com

Ислам кешенең чисталыгына һәм тышкы кыяфәтенең пөхтәлегенә зур игътибар бирә. Чәчләрне, мыек-сакалларны ничек тәрбияләргә?

Мөхәммәд пәйгамбәр чәчләрне даими юарга, ислемайлар сөртергә, тарарга һәм буярга кушкан, дип яза islam-today.ru саты.

Шуңа күрә кешегә чәчәләрен буярга рөхсәт ителә, тик бу яхшы ният белән эшләнергә тиеш.

Мәсәлән, ир-атларга кына (хна) кулланырга рөхсәт ителә. Ә чәчләрне кара төскә буяу мәкруһ гамәл булып санала. Мәккәне яулап алган вакытта Аллаһ илчесе Әбу Бәкернең әтисе – Әбу Кунафинең агарган чәчләрен күргәч, аңа: “Чәч төсегезне үзгәртегез, тик кара төстән сакланыгыз”, дигән.

Әгәр яшь кешеләрдә чал чәч барлыкка килә икән, бу очракта карага буярга ярый. Чөнки чәчләр табигый төсмерен алачак.

Ә хатын-кызлар өчен бернинди дә чикләү юк. Ире рөхсәт итсә, ул чәчләрен үз теләгән һәр төстә буйый ала, шулай ук моның өчен кына да кулланырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100