news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» булды

news_top
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» булды
Фото: Татарстан Диния нәзарәте

Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды. Шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мондый тәҗрибә мәдрәсәдә шәкертләрне бал кортларын дөрес тәрбияләргә һәм умартачылык продукциясен әзерләүне өйрәнергә ярдәм итә. Ул киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерә алырлык бер күнекмә булачак.

Шәкертләр шулай ук бал кортлары өчен рамкалар ясау, кәрәзле балны кисү буенча мастер-класслар күрсәтте.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, бакчаны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте – аны шәкертләр һәм мәдрәсә хезмәткәрләре карап тора. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар бал кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.

«Мәдрәсәбезнең төп юнәлеше – авыл җирлекләре өчен имамнар әзерләү. Уку вакытында шәкертләр параллель рәвештә умартачы һөнәрен үзләштерә. Ике ел укыганнан соң, бер еллык практика башлана, безнең мәдрәсә янында умарталар бар һәм биредә өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Җәй ахырында тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Бал бәйрәме» оештырабыз.

Безнең төп бурыч – өйрәтү. Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы, Югары Ослан районы Кызыл Байрак бистәсе мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә», – диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге мәдрәсәдә шәкертләргә хезмәт тәрбиясе бирүнең башка уку йортлары өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул шәкертләрнең күпкырлы шәхесләр булып җитешүләренең мөһим булуын ассызыклады.

Егерме оядан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Шәһәр шартларында бер оядан якынча 10 кг бал алырга мөмкин.

«Бал бәйрәме»ннән соң мәҗлес барышында Мәүлид ән-Нәби узды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи вә сәлләм турында вәгазь сөйләде, аннары Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар