Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ислам динен кабул итүчеләр өчен музыка хәрәм». Азат Абитовка җырламаска кушканнар

Минемчә, җыр ул - саваплы эш, ди җырчы үзе.

news_top_970_100
«Ислам динен кабул итүчеләр өчен музыка хәрәм». Азат Абитовка җырламаска кушканнар
Салават Камалетдинов

Азат Абитовка «Музыка — ул хәрәм» дип язганнар. Җырчы укучыларыннан кызыксына — музыка хәрәмме юкмы?

«Минемчә, җыр — ул саваплы эш! Җыр кешене терелтә, яшәргә көч бирә, шатлыкны уртаклаша һәм кайгылы вакытларда терәк була!» дигән фикерен җиткергән җырчы.

Ә укучыларының фикерләре төрле.

«Коръәннең үзен дә бертөрле моң белән җырлап укыйлар ич».

«Ул музыка булмый, моң була. Коръәнне аһәңле, матур итеп укыр өчен. Үзегезнең матур тавышыгыз белән Коръәнне матурайтып укыгыз диелгән. Ә музыка ул уен кораллары ярдәмендә чыгарыла».

«Беркемнең дә теге дөньядан кайтып, җырлап йөргән идем кире кайтардылар диеп кайтканы юк әле. Рәхәтләнеп җырлап яшәргә кирәк, күңел үзе җырлый бит ул, сорап тормый».

«Кыямәт көнне барысы да ачыкланачак. Дингә каршы чыгуыгызның зыяны бары үзегезгә генә».

«Динне кычкырып тотмыйлар».

«Җыр нинди хәрәм булсын инде! Кайвакытта җыр яшәргә көч бирә. Гайбәт чәйнәп, кеше рәнҗетеп йөрсәң хәрәм була. Күлмәк-ыштансыз мәчет янында җырлап-биеп йөрсәң анысы да хәрәм булырга мөмкин!»

«Яманлыкка өнди торган, хата ясаган эшләреңне кешегә таратып җырлый торган җырлар хәрәм инде ул. Трико киеп җырлау хәрәм, ирләргә дә, хатыннарга да»,

«Җырламыйк алайса, ашамыйк, яшәмик, бар да хәрәмдер».

«Безнең артисткаларыбыз чишенмәсеннәр, артыгын сикермәсеннәр иде».

«Ислам динен кабул итүчеләр өчен музыка хәрәм. Чөнки мөселман кешесе тынычлыгын Коръәннән алырга тиеш. Монда җырның сүзендә эш тормый, музыкаль инструментларга кушылып жырлаулары. Моңа күп дәлилләр бар»,

«Утырыгыз Коръән укып, теләүчеләр музыка тыңласын».

«И, сулый торган һавабыз да хәләл булырга тиештер. Яшьләрне сүгәләр, яшь вакытларында нинди тормыш алып барганнарын бер дә белмиләр».

«Дөньяны дөрес түгел дип басты. Элек муллалар да чип-чиста кырынып, матур итеп йөриләр иде. Муллаларыбыз поплардан аерылмый, анысы хәрәм, монысын хәрәм дип суклаап йөриләр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100