Ислам дине буенча балалы хатынга өйләнергә ярыймы?
“Ислам дине балалы хатынга өйләнүгә ничек карый?” Саба, Айрат.
ТР МДНнең Голәмалар шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев җавабы:
"Балалы хатынны кияүгә алырга ярый. Әгәр дә ул хатын белән әйбәт итеп торып, хатынның баласын тәрбияләргә ярдәм итә икән, бу кеше зур саваплы була”.