Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам дине буенча кәләшнең үткәне, саф булу-булмавы белән кызыксынырга ярыймы?

news_top_970_100
Ислам дине буенча кәләшнең үткәне, саф булу-булмавы белән кызыксынырга ярыймы?

Бу сорауга Россия ислам институты мөгаллиме Әхмәд-әл-Хәнәфи «Снег» басмасына җавап бирә.

Кызның үткәне турында кызыксынырга ярыймы?

Юк, шәригать моны тыя. Кеше турында үзең генә нәтиҗә ясый аласың, әмма турыдан-туры сорау бирү тыела. Кеше белән никах кылганда аны ничек бар – шулай, бөтен үткәне белән кабул итәргә кирәк. Ир кеше дә, хатын-кыз да үткәне турында сөйләргә тиеш түгел.

Искәрмә бары тик җинаять җавапчылыгы гына була ала. Чөнки бу әйбер кешенең үзенә генә түгел, башкаларга да, шул исәптән балаларына да тәэсир итә ала.

Хәзерге тормыш турында сорарга ярыймы?

Әйе. Никахлашканда, булачак ир яки хатыныңнан бернәрсәне дә яшерергә ярамый. Әгәр ир өйләнгән икән, ул икенче хатын эзләгәнен әйтергә тиеш. Балалар турында мәгълүматны яшереп калырга ярамый. Хроник авырулар булганда, аларны да әйтергә кирәк, чөнки ул да уртак тормышка тәэсир итә.

Кызлык турында ничек сорарга? 

Берничек тә. Бу турыда сорарга ярамый.

Кыз саф булмаса да, бу хакта әйтергә тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100