Ислам буенча составында аз күләмдә спирт булган ризыкларны ашарга ярыймы?
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков спирт кергән ризыклар, мәсәлән, кекс, тортлар турындагы сорауга җавап бирде.
- Хәнәфи мәзһәбендә спирт белән бәйле шундый кагыйдә бар: әгәр дә ул исертми икән, аз гына спирт кушылган ашамлыкларны ашарга ярый. Ләкин барыбер дә аннан сакланырга кирәк. Чөнки, мәсәлән, этиловый спирт күп булса, ул кешене исертә. Гомумән алганда, рөхсәт ителә.