news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ислам әдәпләре буенча кич белән чүп-чар түгәргә ярыймы?

news_top
Ислам әдәпләре буенча кич белән чүп-чар түгәргә ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Телеграм каналында төрле сорауларга җавап бирә. Аннан «кич белән чүп түгәргә ярыймы» дип сораганнар.

«Рәсүлебез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһивәсәллам әйтә, кич белән ахшам кергәч, җен-пәриләр чыга. Аларның торган җирләре – пычрак урыннар. Ул – мунчалар, бәдрәфләр, чүп-чар ята торган җирләр. Шуңа күрә, кояш баегач, анда барып чүп ташлау, әлбәттә, бик үк дөрес булмас.

Кояш батканчы моны хәл итеп бетерегез. Үзегезне саклагыз.

Башка мөмкинлек булмаса, пөхтә генә иттереп китереп куеп, «Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дип әйтегез.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәрберебезне шушы пычрактан сакласын», – ди хәзрәт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар