Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Искиткеч матур яңалык!» – Сәидә Мөхәммәтҗановадан сөенечле хәбәр

news_top_970_100
«Искиткеч матур яңалык!» – Сәидә Мөхәммәтҗановадан сөенечле хәбәр
Рамил Гали

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөенечле яңалыгы белән уртаклашкан. Ул легендар «Зәңгәр шәл» җырын яңартып чыгарган. Шулай ук, бик тиздән, Сәидәнең татар халык җырларыннан торган җыентыгы да дөнья күрәчәк икән.

«Зәңгәр күлмәк» – татар халык җыры, Әхмәт Рәшитов сүзләре. Ә 29 август көнне «Су буйлап» дип исемләнгән беренче татар халык җырлары альбомы барлык музыкаль мәйданчыкларда чыгачак. Әлеге җырны шулай ук минем альбомда ишетә алачаксыз, – дип хәбәр иткән җырчы.

«Бу – гасырлар буе килгән бабаларыбызның рухы бит. Ул йөрәктә яши. Әфәрин!»;

«Гаҗәеп матур һәм моңлы җырлыйсың, Сәидә! Синең кебек беркем булдыра алмый»;

«Рәхмәт сиңа, Сәидә, халкыбызның искиткеч кешесе!»;

«Искиткеч матур яңалык!» – дип җылы комментарийлар ирештергәннәр Сәидәнең виртуаль дуслары.

«Тизрәк «Зәңгәр шәл»не кино итеп төшерергә кирәк. Мондый Мәйсәрә – эталон», – дип комментарий калдырган Тинчурин артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева да.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 август 2023
    Исемсез
    Безнен горурлык
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100