
Соңгы арада җырчы Гөлназ Шәрипҗанова чараларда бик тә үзенчәлекле күлмәк белән чыгышлар ясый башлады. Күлмәк үзе озын, үзе үтәкүренмәле. Итәге һәм күкрәк турында гына ак тукымадан эшләнгән өлешләре бар.
Дизайнер теккән фәлән сумлык әлеге күлмәкне Гөлназ Шәрипҗанованың язылучылары гына ошатып бетермәгән.
«Ямьсез. Кимә бүтән. Үпкәләмә», – дигән аңа берсе, турыдан бәреп.
«Гафу, тик бу – коточкыч күлмәк. Агач ботагына армиягә китүче егет бәйләп киткән чүпрәк искергән һәм ертылган кебек», – дип, гаҗәеп чагыштыру да китергән икенчесе.
Җырчы әлеге комментарийларны сторислары аша язылучыларына да күрсәтте. Шунысы да мөһим – халык ошатмый дип кенә, Гөлназ күлмәкне шкафка алып куярга җыенмый бугай.
«Әлеге дизайнер күлмәге сезнең фикергә караганда күпкә кыйммәтрәк тора», – дип җавап кайтарган ул бу комментарий ияләренә.
Сезгә җырчының яңа образы ошыймы?