Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иске журналлардан коллаж ясаучы Гүзәл: «Картиналарымны якыннан карагач, шаккаталар»

Казан кызы Гүзәл Хөснетдинова буяулар урынына - кәгазь кисемнәре, пумала урынына кайчы кулланып, бик матур рәсемнәр, портретлар ясый.

news_top_970_100
Иске журналлардан коллаж ясаучы Гүзәл: «Картиналарымны якыннан карагач, шаккаталар»

Моннан берничә ел элек бер танышым әти-әнисенең портретын ясатып, үзләренә бүләк иткән иде. Карап торышка гади генә рәсем. Якыннанрак килеп карагач, аның ниндидер кәгазь кисәкләрен ертып, ябыштырып эшләнгәне күренде. Әлеге рәсемнең авторы — Гүзәл Хөснетдинова. Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын һәм КФУның дизайн бүлеген тәмамлаган, профессиональ рәссам ул. Гүзәл белән аның эшчәнлеге турында сөйләштек.

«Иҗат итәргә яратам, — диде Гүзәл. — 2012 елда укуымны тәмамлагач, башта төрле ысуллар белән рәсем ясап карадым, эзләндем. Акрил буяулар, карандаш белән дә рәсем ясаганым булды. Соңыннан нәкъ менә коллаж минеке икәнен аңладым.

Көллияттә укыган вакытта ук без журнал битләрен кулланып, төрле әйберләр ясый идек. Шулай итеп фантазиябезне дә эшкә җиктек, яңа идея һәм образлар тудыру өчен дә бу бик яхшы күнегү иде.

Менә шулай кәгазь кисәкләре ярдәмендә тулы бер рәсем тудырып булуын бер Америка рәссамының эшләрен күргәч кенә белдем. Аннары үземнең шундый картиналар ясап карау теләге барлыкка килде. Нишләп әле гел буяулар белән ясарга тиешбез дип уйлап, беренче коллажыма тотындым», — дип үзенең беренче коллажының туу тарихын сөйләде Гүзәл.

Рәссам иң беренче сурәтен Риана исемле җырчының альбом тышлыгына карап ясый. Гүзәлнең бу иҗаты туганнарының күңеленә дә хуш килә. Алар рәссамның күңелен тагын да үсендереп җибәрәләр. Шул вакыттан башлап, ул коллажлар ясый.

«Бер рәсемне 26 сәгать ясадым»

«Коллаж» сүзе француз теленнән кергән. Бер әйберне икенчесенә ябыштыру дигәнне аңлата. Ягъни билгеле бер фонга төрле материаллар ябыштырып эшләү бу.

Коллажны төрле материаллар: кәгазь, чүпрәк, катыргы, төймәләр һәм башка әйберләрне кулланып ясарга була. Материалларга туры китереп, дөрес җилем сайлыйсың да эшкә керешәсең. Әлегә мин кәгазьгә тукталдым. Киләчәктә джинса белән дә эшләп карарга теләгем бар.

Фон итеп мин дсп-тактасын яки катыргы кулланам. Кайвакыт зур булмаган бер сурәткә 3-4 сәгать вакыт та җитә. Ә «Веницианское настроение» рәсемен 26 сәгать эшләдем. Монда әле кәгазь, журналлардан кирәкле кисәкләрне сайлау керми. Бу бары тик рәсемне ясауга киткән вакыт», — ди ул.

Гүзәл 2013 елдан бирле коллажлар ясау белән мәшгуль. Берара бу эшеннән бүленеп, эпоксидлы сумаладан төрле милли бизәкле чәч каптыргычлары, брошьлар ясап карый. Аннан кабат коллажга әйләнеп кайта.

Гүзәл әлеге рәсемнәрне ничек ясавын да сөйләде: «Күңелемдә нинди дә булса эмоция уяткан рәсемгә карап, илһамланып та эшләп китәм кайвакыт. Эшлисе килгән яисә заказга бирелгән фотоны башта күз алдыма китерәм. Аннары шуның төсенә туры китереп, кирәкле битләрне җыя, туплый башлыйм. 20-30 журнал актарып чыгам. Аннары фонга карандаш белән булачак рәсемнең эскизын ясыйм, күләгәле урыннарын билгеләп чыгам һәм әкренләп ябыштыра башлыйм.

Кәгазь белән эшләүнең бер уңайлы ягы бар: өстенә кабат ябыштырырга, төзәтергә була. Дөресен генә әйткәндә, коллаж ясауның ниндидер бер төгәл схемасы юк миндә. Барысы да булачак рәсемнән һәм кәефтән тора. Универсаль рецептым юк.

Үземә ошамаганнары да, беркемгә күрсәтмәгән эшләрем дә җитәрлек.

Хәзерге вакытта күбрәк табигатьне сурәтли башладым. Шул матурлык мине илһамландыра һәм экологик як та борчый. Рәсемнәрем аша кешеләрне табигатькә якынайтасым килә. Үзеңнең бүлмәңдә матур табигать сурәте булу аны тагын да яктырак итә, киңәйтеп җибәрә. Әле менә ботаника белән кызыксынып киттем. Дөрес, заказлар булганда портретлар да ясыйм.

Гөлләрне, чәчкәләрне, төрле үсемлекләрне сурәтләү җиңелрәк, әлбәттә. Чөнки бу вакытта үз фантазияң беләнме, башка сәбәп беләнме, рәсем бераз үзгәрсә дә ярый. Портретта инде болай киңәеп китеп, хыялланып булмый. Туачак коллаж фотога охшаган булырга тиеш. Анда кечкенә генә бер деталь дә, хәтта вак кына бер кәгазь кисәгенең төсмер дә бик мөһим», — дип аңлатты яшь рәссам.

Гүзәлгә кешеләр күбрәк туганнарының, дусларының һәм сөйгән ярларының портретларын ясатырга дип мөрәҗәгать итәләр икән.

«Казан пейзажларын тулы бер серия итеп ясаячакмын»

Узган елның көз айларында Гүзәл Хөснетдинова үзенең коллажлары белән Казан ярминкәсендә катнашкан. «Бу минем өчен бик файдалы бер тәҗрибә һәм шул ук вакытта үзенә күрә бер этәргеч тә булды. Казан ярминкәсендә төрле талантлы кешеләр белән таныштым. Иҗатыма карата башкаларның фикерләрен белү дә бик мөһим, үсешем өчен кирәк иде.

Коллажларны эшли башлаганда, күбрәк үзем өчен, яратканга эшли идем. Шул ук вакытта үз юлымны таба алырмынмы икән дигән уйланулар да булды. Ә менә мондый ярминкәләрдә катнашып, башка иҗат кешеләре белән аралашып алу, иҗатым, эшләрем турында уңай бәяләр ишетү миңа канатлар куйды, тагын да күбрәк иҗат итәсем килә хәзер.

Ерактан караганда коллажлар гади рәсемнәрдән аерылмый да кебек. Ә менә якынга килеп, аның кечкенә кәгазь кисәкләреннән торганын күргәч, кешеләр шакката.

Казан ярминкәсендә бер абый килеп, бик озаклап бер сурәтемә карап торды да: «Мин аңламыйм, нишләп монда сүзләр бар соң?» — ди. Шуннан соң ул картиналарның ничек ясалуын сөйләгәч, хәйран калды. Эшләремнең берсен сатып та алды», — ди Гүзәл.

Бүген рәссам яңа идеяләр белән яна, эшләренә яңалыклар кертергә омтыла һәм шәхси күргәзмәсе турында хыяллана.

«Илһамны көтеп утырып булмый бит. Ул эш барышында килә. Иң беренче чиратта, эшне башларга кирәк.

Узган ел җәй көне бик күп чәчкәләр ясаганнан соң, берәр архитектура үрнәген эшләп карау теләге туды. Шулай итеп, Кол Шәриф мәчетен коллаж техникасында эшләдем. Хәзер исә Казан пейзажлары белән тулы бер серия коллажлар ясау идеясе дә бар.

Яңа коллажлар ясап, шәхси күргәзмәмне булдырасым килә. Мастер-класслар уздыра башлау ниятем дә бар. Бу өлкә белән кызыксынучылар да, сораучылар да күп. Коллаж ясау техникасын чагыштырмача яңа дип әйтергә була, шуңа күрә аны үстерү теләгем зур.

Буяулар белән рәсем ясау - бераз икенче төрлерәк. Анда син үзеңә кирәкле төсмерне төрле төсләрне кушып, болгатып таба аласың. Ә инде журнал, кәгазь кисәкләреннән ясаганда кирәкле төсне, фактураны эзләп таба белергә дә кирәк. Иң авыры да шунда — сайланган фактуралар һәм төсләр бер-берсенә комачауламыйча, тулы бер образ тудырырга тиеш.

Ничек кенә баналь яңгырамасын, минем дөньядагы матурлыкны арттырасым килә. Бүлмәдә, диварда эленеп торган матур сурәт өйдәгеләрнең кәефен күтәрә, тормышка ямь өсти бит», — дип сөйләде Гүзәл. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100