Иске «Яңа татар җыры VI» яңалыклары - «билетсыз» журналистлар һәм «сыйфатлырак» җиңүчеләр
«Пирамида»да «VI Яңа татар җыры» – яңа җырлар конкурсы гала-концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.
«Яңа Татар җыры» быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Шундый масштаблы чара елдан-ел камилләшергә тиештер, дип уйлап, быел икенче тапкыр «Пирамида»га бардым. Берәр яңалык күреп кайтасым килде.
Концерт башланыр алдыннан, конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов журналистлар белән аралашып алды.
«Яңа Татар җыры»на бернинди яңалык та кертергә теләмибез. Безнең максатыбыз – татар эстрадасын яңа, сыйфатлы җырлар белән баету. Гомумән, җыр иҗаты җәмгыятьтән, вакыттан тыш яши алмый. Анда барган вакыйгалар безнең проектның яшәешенә дә тәэсир итә. Быел 3 нче ел «Ил дәшкән чагында» дигән номинация бар, ул илебездә барган соңгы вакыйгалар белән бәйле. Бу номинация патриотизм, туган якка мәхәббәт темалары белән сугарылган. Иң кызыгы шул – без беркайчан да тематик яктан чикләүләр куймыйбыз.
Елдан-ел җиңүчеләрнең «сыйфаты» яхшыра, чөнки жюри составы да үзгәрә, киңәя. Дөресен әйткәндә, беренче елны безгә концерт программасы төзергә кирәк иде. Фестиваль алтынчы ел бара, шуңа бу елларда җиңгән талантлы җырчыларыбыз бик күп. Алар безнең горурлыгыбыз гына түгел, алар эстраданың горурлыгы да булды. Минемчә, елдан-ел җиңүчеләр саны әзрәк, әмма «сыйфатлырак» булыр, – диде ул.
«Минемчә, елдан-ел җиңүчеләр саны әзрәк, әмма «сыйфатлырак» булыр»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яшь иҗатчылар белән тыгыз элемтәдә тору мөһим»
Жюри әгъзасы Зәйнәб апа Фәрхетдинова да конкурста берни үзгәртергә кирәкмәвен әйтте.
Сайлау этапларында күп кешеләр эшләде, мин үзем азаккысында гына катнаштым. Яңа талантларны ачу өчен, шушындый бәйгеләр бик кирәк. Яшь иҗатчылар белән тыгыз элемтәдә тору мөһим.
Һәр конкурсның үз йөзе, үз тамашачысы булырга тиеш. Шушы нисбәттән тамашачыларын табу өчен, үзенең алымнары белән эшләнгән эш ул, шушындый форматта барса да, әйбәт дип уйлыйм. Бик каты үзгәртүдән файда юктыр. Ничек нигез салынган, менә шулай сакланып калса да, ул үз тамашачысын җыя. Тамашачы аның үзгәрешләрен кабул итмәскә мөмкин, – диде ул.
«Һәр конкурсның үз йөзе, үз тамашачысы булырга тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яңа татар җыры»ның төп максаты – җырларның кайсы җиңгәнен генә билгеләү түгел, ә татар музыкасның заманча репертуарына керә алырлык һәм милли җыр традицияләрен дәвам итә алырлык җырлар эзләп табу», – диделәр бәйрәмнең алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин.
Быел чараны бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов башлап җибәрде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка милләт телләрен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка, ТР мәдәният министрылыгына рәхмәтләрен җиткерде.
Алтынчы (юбилей түгел) ел булгангадыр инде, сәхнәдә Марат Әхмәтов та, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә чыгыш ясамады. Менә бер үзгәреш таптым бит. Жюри составында да яңалыклар бар. Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Рифат Фәттахов янына быел яңа кешеләр – шагыйрә Илсияр Иксанова, музыкант Айгөл Зәйнуллина, Татарстанның атказанган артисты Линара Галимова өстәлгән. Жюри рәисе шул ук Резедә Ахиярова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Билетсыз журналист – усал журналист инде ул
Быел бәйгедә катнашырга 300дән артык җыр җибәргәннәр. Бу үткән елгыдан 100гә күбрәк. Елдан-ел бу конкурс популярлаша дигән нәтиҗә ясап була.
«Яңа татар җыры»н Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Иркә, Рөстәм Асаев, Марат Галимов чыгышыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Аларның җырлаганын утырып, рәхәтләнеп тыңласам – тагын да шәбрәк булыр иде дә бит... Быел безне билетсыз калдырдылар, ә билетсыз журналист – усал журналист инде ул.
Елдан-ел бу конкурс популярлаша дигән нәтиҗә ясап буладыр инде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Концертта яңгыраган җырлар арасында танышлары да шактый иде, чөнки монда конкурсның алдагы еллардагы җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Бер караганда, җыр авторларына хөрмәт күрсәтә, бүләкли торган бердәнбер конкурстыр инде бу. Авыл җирлегендә эшләгән гади халыкны да шулай бүләкләп торсыннар иде, бөтен кеше җыр иҗат итеп кенә утырмый бит. Бу конкурстагы кебек 1 миллионлык приз фонды булса, аны бераз-бераз «җир кешеләре»нә бүлеп бирсәләр, куанычы күбрәк булыр иде, мөгаен. Моның проектка бернинди кагылышы юк, мин аңа каршы түгел. «Яңа татар җыры» да яшәсен, «Яңа авыл җире батырлары» конкурсы да барлыкка килсен иде дип кенә телим.
«Бу минем өчен тауга менгән кебек булды»
Бәйрәмнең иң көтелгән мизгеле – җиңүченең исемен ишетү иде. Быел 200 меңлек сертификатларны «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры өчен танылган блогер, Гиннес рекорды китабына кергән, Эверестны бары тик кул ярдәмендә генә буйсындырган Рөстәм Нәбиевка һәм Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаевага тапшырдылар.
Казан – иң яраткан шәһәрем. Безне зурлап каршы алганыгыз җырыбызны җылы кабул иткәнегез өчен рәхмәт. Зифа апа, сезгә мине иҗат юлына салганыгыз өчен рәхмәт. Бу минем өчен тауга менгән кебек булды. Алдагы көннәрдә дә шатлыклы вакытларда күрешергә язсын, тагын да яңа җырларыбыз булыр дип өметләнәм, – дип бүлеште үз хис-кичерешләре белән Рөстәм.
«Тагын да яңа җырларыбыз булыр дип өметләнәм»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов