news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иске Хәлил авылында яшь ир белән хатын һәм аларның атасы һәлак булган

news_top
Иске Хәлил авылында яшь ир белән хатын һәм аларның атасы һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, www.bashinform.ru

Башкортстанда янгында 3 кеше һәлак булгач, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Дуван районының Иске Хәлил авылында 21 декабрь иртәсендә була.

Биредә 1 катлы агач йортта ут чыга. Янгын сүндергәндә 59 яшьлек ир-ат мәете, аның 34 яшьлек улы һәм аның 33 яшьлек хатыны мәете табыла.

Урынга тикшерүчеләр, коткаручылар барган. Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү эшләре бара.

Якынча версия буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар