Иске Татар бистәсендә ниләр бар: яшь журналистларны нәрсә борчый?
Без, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының журналистика бүлегендә укучы 1 курс студентлары, АҖ «Татмедиа»ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлова белән журналистика дәресендә кызыклы бирем үтәдек. Иске Татар бистәсенә күзәтү ясадык. Кызык итеп башланган эш барышында күңелгә тигән проблемаларны ачыкладык.
Безнең дәрестә куелган бурыч – яңалык эзләү, аны күрергә өйрәнү. Әлеге эшне башкару өчен, без Иске Татар бистәсе территориясенә барырга уйладык. Иске Татар бистәсе – Кабан күле буенда урнашкан тарихи үзәк.
Университетның ишекләрен ачу белән, без яңалык эзли башладык. Иң беренче булып, безнең күзгә самокатлар ташланды. Аларны Казан урамнарында шактый күп җирдә күреп була. Күзәтү нәтиҗәсендә, самокатларның сары төстәгесен, шәмәхәгә караганда күбрәк алуларына игътибар иттек.
Күзгә иң нык ташланган күренеш – ул чисталык проблемасы. Урамнардагы язгы җыештыру эшләренә карамастан, халык чүп ташлаудан туктамый. Камал театры каршындагы чүплекләр тулып, ташыган, урамга тарала.
Иске Татар бистәсе юлына борылу белән, эленеп куелган мәгълүматлардагы хаталарга игътибар иттек. Тәрҗемә белән шөгылләнүче агентство үзләре турында информацияне хаталы итеп тәрҗемә иткәч, нәрсә була инде бу?
Алга таба барганда, без кабат самокатлар урынына күз төшердек. Бу елны инде самокатларда гына түгел, ә велосипедларда да йөрү мөмкинлеге туды.
Безнең студентыбыз Гөлинәдә сорау тудырган күренеш – юл билгесе булды. Анда наклейкалар ябыштырылган. Кем һәм ни өчен шулай эшләде икән?
Ә Гөлназ гадәти булмаган агачка тап булды. Ни өчен гадәти булмаган, дисезме? Чөнки аның яңа вазифасы бар – ул багана урынына хезмәт итә башлаган.
Хаталы язмалар берәү генә түгел. Казанның автомобильләр кую урыны турында язылган тактада да хатасыз язмый булдыра алмаганнар.
Күзгә күренеп торган тагын бер ямьсез күренеш – төзәтү эшләрен алып бармау. Бәләкәй генә детальләр булуга карамастан, матурлыкны бозып торалар.
Шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозып, урамдагы баганаларга игъланнар ябыштырудан туктарлармы икән?!
Безнең күбебез өчен иң күңелсез диеп табылган күренеш ул – күпчелек мәгълүматларның рус телендә генә бирелүе. Монда урнашкан кайбер милли товарлар сатыла торган кибет исемнәренең татарча тәрҗемәсен язып та тормаганнар. Күз йомар идек тә, тик бу бит – Татар бистәсе!
Нигә бер сүз татарча, ә икенчесе русча язылган икән?
Хаталы язу – бик еш очрый торган күренеш икәнлегенә инандык инде, ләкин республикабызның исемен юл хәрефеннән язу бернинди кысаларга да сыймый.
Туристлар йөри торган җир нишләп шулай пычрак икән? Кызганычка, әлеге сорауга без җавапны һаман да таба алмадык.
Ләкин Гөлинә тискәре якларны гына түгел, ә матур күренешләрне дә күзәткән. Иске Татар бистәсендә туристлар өчен сувенир кибетләре бар. Шуларның берсендә төрле халыкларның милли яулыклары сатыла. Алар өчен бу – бик уңайлы. Мәсәлән, чит илдән Казанга килгән туристка әлеге кибеттән татар сувенирын да, рус сувенирын да сатып алырга мөмкинлек бар.
Нигә Шәрык базарында кабан дуңгызы консерваларын саталар?
Иске Татар бистәсе урамнарында, җәяүлеләр йөри торган юлларда кирпечләр ята. Ә караңгы вакытта аны кеше күрмичә, абынып егылырга да мөмкин бит.
Россиядә әйберләрнең скотч белән «Момент» клеенда «эленеп торуы» хакында күпсанлы мәзәкләр бар. Шундыйның чынын күрәсегез килсә, Татар бистәсенә килегез.
Казанда законсыз ябыштырылган игъланнарны чистарталар. Башта бу абый газлы баллоннан нидер сиптерде, аннары шпатель бн кәгазне кырырга кереште. Бер игъланны чистарту өчен якынча 2-3 минут кирәк булды. Ә ябыштырып кую процессы нибары санаулы секундлар таләп итә. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде.
Һаман шул ук проблеманы күзәтәбез. «Җыештыруларның» мәгънәләре бармы?
Рәсимне биналарның начар хәле бик борчыды. «Үзәктә нишләп биналар ватык? Кемнең эше бу?» – ди Рәсим.
Татар бистәсеннән бераз читкәрәк киткәч, шундый күренешкә тап буласыз. Камиләнең: «Ни өчен җитәкчелек әлеге мәсьәләгә игътибар бирми икән? Бу чүп оясын җыештырырга кирәктер бит инде. Сезнең дә агачлар үсеп утыручы урамнар арасыннан үтәсе урынга әлеге чүплеккә карап үтәсегез бер дә килмидер?!» – дигән сораулары барлыкка килде.
Гомумән әйткәндә, бу дәрестә без үзебезне чын журналист кебек хис иттек, тәҗрибә тупладык, ситуацияне реаль бәяләдек. Тик Казан уртасында, татар милләтен күрсәтә торган үзәктә, шундый күренеш булу, әлбәттә, бик кызганыч.
1 курс студентлары күргәннәрне Айзирәк Вагыйзова туплады.