news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» була

news_top

5 ноябрьдә Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә – халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл гореф-гадәте булган «Каз өмәсе» милли бәйрәме була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бу көнне бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша көтә, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылачак, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә алачак

.«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора, дип белдерә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.

Быел әлеге милли тантана Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы милли аш-су йортларында һәм аларның ишегалларында оештырылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар