news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иске Татар бистәсе турында китап чыгарырга җыеналар

news_top
Иске Татар бистәсе турында китап чыгарырга җыеналар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Казанда татар һәм рус телләрендә Иске Татар бистәсе турында китап чыгарачаклар. Бу хакта «Тарихи мохит» оешмасы директоры Элина Табакчи сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Иске Татар бистәсе тарихы турында китап чыгару мөмкинлеге бик зур казаныш булды. Бу форсат Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән килеп чыкты. Китап бу җирлек тарихы турында гына сөйләп калмый, ә данлыклы династияләрнең нәсел дәвамчылары истәлекләренә нигезләнәчәк», – дип сөйләгән Элина Табакчи.

Аның сүзләренчә, китапның бурычы – Иске Татар бистәсе тарихы яки мәдәнияте белән кызыксынучыларда гына түгел, ә элегрәк моңа игътибар бирмәгән кешеләрдә дә кызыксыну уяту.

«Без тикшеренү кызыксынуы уятырга, укучыларда татар шәһәр мәдәнияте тарихына тирәнрәк кереп китү теләге уятырга телибез», – дип өстәгән Табакчи.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар