news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иске табаны лимон кислотасы белән яңарту ысулы

Чуен табаларны гел чистартып тормасаң, алар бик тиз таушалып бетә.

news_top
Иске табаны лимон кислотасы белән яңарту ысулы
https://pixabay.com

Май каткан чуен табаны лимон кислотасы белән тиз генә яңартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чуен һәм башка металларга кислоталар бик каты тәэсир итә. Таба чистартканда иң йомшак кислотаны - лимон кислотасын алыгыз.

Башта табаны тимер мунчала белән ышкыгыз. Шулай итеп майның өске катламы куба. Аннары суга лимон кислотасы кушыгыз һәм табага салып куегыз. Бер сәгать тотыгыз. Аннары кислотаны су һәм аш содасы салынган эремә белән нейтральләштерегез. Тагын губка белән сөртеп алыгыз.

Чистарган таба өстендәге элпәне бетерү өчен бераз гына май салып, җылытыгыз. Кислота һәм сода калдыкларын шушы май үзенә сеңдереп алыр. Суган кыздырып алсагыз да була, ул да зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар