Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иске итне сусыл һәм йомшак итеп пешерүнең өч сере

Иске ит йомшак булып һәм тиз пешсен өчен, маринадны аның эченә кертергә кирәк.

news_top_970_100
Иске итне сусыл һәм йомшак итеп пешерүнең өч сере
Михаил Захаров

Итне тәмле иттереп пешерү серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Иске ит йомшак булып һәм тиз пешсен өчен, маринадны аның эченә кертергә кирәк.

Моның өчен махсус кулинария шприцы алыгыз. Суытылган тозлык-маринадны шприцка тутырыгыз да итне кадап чыгыгыз. Сыеклык агып чыкса, борчылмагыз. Ул итнең өстен маринадлар. Ит кисәген төрле яклап әйләндереп, шулай «укол кадап» куегыз. 

Тозлык-маринад өчен 1 стакан кайнаган су, 2 чәй кашыгы борыч, 1 чәй кашыгы 1 чәй кашыгы тоз һәм 2 аш кашыгы май кирәк булачак. Майны микродулкынлы мичтә эретегез һәм барлык ингредиентларны берләштерегез. 

Маринадны вак тишекле иләктән сөзегез. Юкса, зур кисәкчекләр шприц тишегенә тыгылыр.

Тозлыкны бүлмә температурасына кадәр суытып, иткә кадагыз. 2-3 сәг тотыгыз. Пешерер алдыннан бер сәгать кала суган, сарымсак, башка тәмләткечләр өстәгез. 

Итне җиләк-җимеш кислоталарына салып торсаң да, ул йомшак һәм тәмле булып пешәр. Җиләк-җимеш кислоталары ашказаны согы белән охшаш. Шуңа күрә ит пешергәнче ук эшкәртелә башлый дияргә була.

Маринад өчен төрле продуктлар кулланыла. Популяр вариантларның берсе — киви. Бу җиләк хәтта иң каты итне дә йомшарта. Итнең бер килограммына бер киви җитәр. 

Итне аш серкәсе белән маринадларга киңәш ителми. Ул ит җепселләреннән бөтен сыеклыкны куып чыгара, ризык тагын да катырак була.

Кислота буенча тагын бер чемпион — лимон. 100 мл лимон фрешына 1 литр газлы минераль су салыгыз. Итне шушы сыеклыкка салып, берничә сәгать тотыгыз.

Чи помидор шундый ук эффектка ия. Моннан тыш, кыздырганда, помидор согы белән маринадланган сыер ите матур төсле була, аппетитлы кабыгы да барлыкка килә.

Яхшы кызыл шәраб иске сыер итен маринадлау өчен ярый. Мондый ит хуш исле һәм йомшак булып пешә. Алкоголь пешергәндә парга әверелеп бетәчәк.

Итне вак кисәкләргә бүлеп, кызыл шәрабка салыгыз. Маринадка розмарин яки чабыр салырга була. Бер сәгать тоткач, итне маринадтан алып, суда чайкагыз һәм теләгәнчә пешерегез.

Итне йомшарту өчен физик ысуллар бар. Итне 1,5 см калынлыкта кисеп, пластик пакетка салыгыз һәм аш-су чүкече белән кыйнагыз. Җепселләре өзелгәч, ит йомшара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100