Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Сираҗиның хәләл җефете Эльмира мәхәббәт аңлаткан, тик иренә түгел...

news_top_970_100
Искәндәр Сираҗиның хәләл җефете Эльмира мәхәббәт аңлаткан, тик иренә түгел...
Фото социаль челтәрдән

Журналист, Искәндәр Сираҗиның хатыны Эльмира социаль челтәрдәге битендә мәхәббәт аңлаткан, тик иренә түгел. Казанга…

«Яратам Казанны. Чыннан да, үлеп яратам мин Казанны. Аңа мәхәббәтемне аңлатырга булдым. 

Яратам Казанның үрдәкләр йөзеп йөргән Кабан буйларын, андагы көймәләрне, Татар бистәсенең җәяүле урамнарын, мәчетләрен, азан тавышын. Яратам мөселман киемнәре сатыла торган эреле-ваклы кибетләр тезелеп киткән Париж Коммунасы урамын. Яратам тәмле ризыкларны, хәләл кафе-рестораннарны. Яратам тузанга батса да күңелгә якын Тукай урамын.

Яратам серле Сөембикә манарасын, яратам Кол шәриф мәчетен, иң рәхәт һәм иң ләззәтле намазымны анда укыдым. Яратам Азино бистәсендәге Глушко урамын.  Анда мин дүрт баламны үстердем, өчесен андагы каршыдагы мәчетнең азан тавышы ишетелгән фатирыбызга алып кайттык.

Яратам Казансу буйларын. Яратам Баумандагы китап кибетен. Камал, Кариев театрларын! Яратам Казанның татарча сөйләшеп йөргән яшьләрен, шигырь бәйрәмнәрен. Күп нәрсәсен яратам икән Казанның. Әгәр Казаннан кала башка шәһәрне сайларга туры килсә, мин Истанбулны гына сайлый алар идем», – дип хисләнгән ул.

Эльмира Сираҗи Казанның нәрсәсен һәм ни өчен ярату турында кызыклы җавап язучыга бүләк тә әзерләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100