Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Гыйләҗев: «Тарихны һәрвакытта да файдаланганнар һәм файдаланачаклар»

Бүген Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн билгеләп үтелә. 2020 елга кадәр бу дата 2 сентябрь дип билгеләп үтелде. 2020 елның апрелендә, Владимир Путин карары белән, дата 3 сентябрьгә күчерелде. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бу дата һәм гомумән Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләре хакында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Искәндәр Гыйләҗев: «Тарихны һәрвакытта да файдаланганнар һәм файдаланачаклар»
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев
Фото: Солтан Исхаков

Датаны үзгәртү ул – бары тик формаль нәрсә генә. Аны үзгәртүдән бернәрсә тормый. Бу вакыйга булган, сугыш тәмамланган – иң әһәмиятлесе шул, анда бер-ике көн аерма... Төгәл дата тарихка гына кирәк, ә гади кеше өчен, тарихны бәяләгәндә, ул датаның бер-ике көнгә күчүе бернинди әһәмияткә ия түгел. Мин аңа артык зур игътибар бирмәс идем. Бу – бер.

Сугышның әһәмияте. Ул «дөнья сугышы» дип юкка гына аталмаган. Ул бөтен дөньяны кузгаткан, бөтен дөньяны челпәрәмә китергән. Бигрәк тә Европа, Азия илләрен һәм Американы үз эченә алган сугыш. Нәкъ сугыштан соң, чын мәгънәдә система барлыкка килеп, алар бер-берсенә каршы тора башлый. Бер яктан Советлар Союзы җитәкләгән социализм системасы, икенче яктан Америка Кушма Штатлары җитәкләгән капитализм. «Кайнар сугыш»тан соң озак та үтми «салкын сугыш» башлана – сәяси, хәрби, икътисади, идеологик каршы тору. Болар бөтенесе дә – Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсе: бер яктан НАТО системасы, икенче яктан Варшава килешүе килеп чыга, һәм берничә буынга җитә ул проблема. Дөньяда тынычсызлык ахыр чиктә «Кариб кризисы» дигән нәрсәгә дә китерә – Америкага каршы торуның иң югары ноктасы, турыдан-туры атом бомбасы куллану ихтималы барлыкка килә. Ул шулхәтле куркыныч була.

Беренче бөтендөнья сугышы 4 империя бетүенә китерде: Австро-Венгрия, Госманлы империясе, Россия империясе, Германия империясе.

Ә Икенче бөтендөнья сугышы, бөтен дөньяны әйләндереп, ике системаның бер-берсенә каршы торуына китерә. Минемчә, иң әһәмиятлесе шул.

Әлбәттә, мин монда әйтмим инде, корбаннар саны коточкыч инде, аны берничек тә үлчәрлек түгел. Коточкыч фаҗига, күпме халык кырылган.

«Әгәр сугыш булмаса, Россия халкы шулкадәр булыр иде...» дигән фаразлар хакында

Андый фаразларны ясамыйк инде, әгәр дә шулай булган булса, әгәр дә мин анда барган булсам, мин, бәлки, башка хатынга өйләнгән булыр идем, дигән шикелле. Алай ярамый инде ул. Тарихта андый фаразлар ясау бер дә дөрес түгел. Мин монда фаразларга бер дә җыенмыйм.

Әгәр дә шулай булган булса, без 350 млн булган булыр идек, әгәр дә Советлар Союзының Горбачевы булмаган булса, Советлар Союзы тагын да яшәр иде, дигән сүзләр – әллә нәрсәләр бар.

Тарихны ничек бәяләргә кирәк? Тарихтагы бу хәлгә без хәзер нинди бәя бирәбез, дип. Сугыш булган, без ул сугышка аек акыл белән үзебез өчен гамәли нәтиҗәләр ясап, аны бәяләргә тиешбез. Ә ниндидер фаразлар кылу ул тарихчы эше түгел.

Сугышка бәя үзгәрү турында

Бәя үзгәртү – ул сугыш нәтиҗәсе түгел, ә кешенең үзгәрүе нәтиҗәсе. Һәрбер җәмгыять тарихны үзгәртә, һәрбер шәхес тарихны үзенчә аңлата. Конкрет тарихи вакыйгалар бар, аларны без берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Без аларга бәяне генә үзгәртә алабыз. Һәм бәя үзгәрә! Үзгәрәчәк тә.

Ләкин бәя инде ул – субъектив нәрсә, ул объектив нәрсә түгел. Тарих ул – объектив, булган хәл, ә бәя бирү инде ул кешедән тора, кешенең субъективлыгыннан, карашыннан, идеологиясеннән тора, монысы ошыймы-ошамыймы – шуннан тора. Бәягә тукталып тормыйк.

«Күпме вакыттан соң Икенче бөтендөнья сугышы сәяси төсмерләрга кертелүдән туктар?»

Беркайчан да туктамый. Наполеон сугышына да төсмерләр бирү туктамады, чөнки Наполеон сугышын французлар бер төрле бәяли, ә без – башкача. Ул бәя һәрвакытта да үзгәреп торачак.

Бәлки, аның актуальлеге югалыр бер 100 елданмы, 50 елданмы, чөнки башка вакыйгалар булачак. Ләкин бәя барыбер үзгәрәчәк, чөнки кеше тарихны бәяләгәндә беркайчан да субъективлыктан арына алмый, ул – аксиома. Тарихны һәрвакытта да файдаланганнар һәм файдаланачаклар. Тарихны сәясәттә һәрвакытта да инструмент иткәннәр, һәм ул гомер буе шулай булачак. Һәрбер ил тарихны үзенчә аңлатачак.

Датаны күчерүгә нигез булган документ – Сталинның фәрманы.

Белешмә: Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану датасы нәрсәгә нигезләнеп үзгәртелде?

1945 елның 5 апрелендә СССР Япония белән нейтралитет турында килешүнең гамәлдән чыгуын белдерә. (Бу килешү 1941 елның 13 апрелендә төзелгән була). СССР Япониянең Германия белән дустанә мөнәсәбәттә булуын, шулай ук Япониянең СССР союзниклары белән АКШ һәм Бөек Британиягә каршы сугыш алып баруын дәгъва итеп белдерә.

1945 елның 7 августында Сталин Ерак Көнчыгыштагы өч фронт җитәкчеләренә 9 августта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Япониядә сугыш хәрәкәтләре башланганда, Мәскәүдә әле 8 август була. Чит ил эшләре наркомы Молотов Япония илчесе Наотакэ Сатога сугыш башлау турында хәбәр итә. СССР гаскәрләре Япония контролендә булган Кытай җире – Маньчжуриядәге Квантун армиясенең төп көчләрен тар-мар итә.

6 августта – Хиросима, 9 августта Нагасаки шәһәрләренә АКШ атом бомбалары ташлый.

10 августта Япония капитуляциягә риза булуын белдерә, әмма император хакимиятен бетерү белән килешми. Шул сәбәпле, капитуляция кабул ителми. 14 августта Япония капитуляцияне кабул итә, әмма сугыш хәрәкәтәре дәвам итә.

Рәсми капитуляция 2 сентябрьдә иртәнге 09.02 сәгатьтә АКШ хәрби флотының «Миссури» линкорында төзелә. Килешүне Япония тышкы эшләр министры Сигимэцу Мамору, генераль штабы җитәкчесе Умэдзу Ёсидзиро АКШ генералы Дуглас Макартур һәм адмиралы Честер Нимиц, Британиядән адмиралы Брюс Фрэзер, СССР генерал-лейтенанты Кузьма Деревянко, Китай генералы Су Юнчан имзалый.

1945 елның 3 сентябрендә СССР матбугаты сугыш тәмамлану турында Сталинның мөрәҗәгатен бастыра.

СССР Югары Советы Президиумының 2 сентябрь карары буенча, 1945 елның 3 сентябре Японияне җиңү бәйрәме дип игълан ителә. 1945, 1946 елларда бу – бәйрәм, ял көне була.

1945 елның 16 сентябрендә Манчьжуриянең төп шәһәре Харбинда Японияне җиңү уңаеннан беренче һәм соңгы тапкыр Җиңү парады уза.

1947 елның 3 сентябре инде эш көне була. Бераздан Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн 2 сентябрьдә билгеләп үтелә башлый.

2020 елда Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе, генерал-полковник Владимир Шаманов «тарихи дөреслекне кайтару максатыннан» датаны 3 сентябрьгә күчерергә тәкъдим итә. Дәүләт Думасы, Федерация Советы моны хуплый, 24 апрельдә бу карарны Владимир Путин имзалый.

Генерал Макартур Япония делегациясенең капитуляциягә кул куюы алдыннан чыгыш ясый.

Япония делегациясе капитуляциягә кул кую алдыннан. 

Япония делегациясенең капитуляция актына имза куюы.

Икенче бөтендөнья сугышы саннарда һәм фактларда:

  • Беренче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага һөҗүме белән башлана һәм 1945 елның сентябрендә Токио култыгында Япониянең капитуляциясе белән тәмамлана. 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр Германия белән сугышны Бөек Ватан сугышы дип атыйбыз.
  • Ул вакытта бәйсез дәүләтләр күпкә азрак була – 74. Шушы илләрнең 62се сугышта катнаша, аларда Җир шарындагы халыкның 80 проценты яшәгән.
  • Икенче бөтендөнья сугышы – атом-төш коралы кулланылган бердәнбер сугыш.
  • Сугыш Евразиядә, Африкада һәм барлык океаннарда бара. Материклар турында сүз барганда, Австралиядә, Көньяк һәм Төньяк Америкада, Антарктидада бәрелешләр булмый.
  • Икенче бөтендөнья сугышында 60-65 миллион кеше үлгән, дип санала, шуларның 27 миллионы  фронтларда. Аларның күпчелеге – СССР халкы.
  • Күпчелек илләр Германия һәм аның союзникларына сугышны 1945 елның апрель-маенда игълан итә һәм сугышта катнашмый.
  • 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган Сталинград сугышы – тарихтагы иң канлы сугыш, анда Германия – 1,5 млн, СССР – 1,13 млн кешесен югалта.
  • Икене бөтендөнья сугышы 40 ил территориясендә бара.
  • Иң күп югалтуларны СССР, Германия, Кытай, Польша, Япония кичерә.
  • Сугыш вакытында ун меңләгән шәһәр, авыл, бистә җимерелә.
  • Сугышкан илләрнең хәрби чыгымнары 60-70% тәшкил итә, бу аларның барысының да икътисады өчен җимергеч тәэсир итә.
  • Армияләргә 110 миллион кеше чакырыла.
  • СССР, АКШ, Бөек Британия һәм Германия 652,7 мең самолет, 286,7 мең танк, 1 млн артиллерия, 53 мең мылтык, автомат җитештерә.
  • Сугыштан соң бәйсез илләр саны арта – колониаль империяләр колонияләрен саклап кала алмый.
  • Сугыштан соң Берләшкән Милләтләр оешмасы – ООН оештырыла. Сугышта калган илләрнең чикләре үзгәрә – Германия, Япония, Финляндия үз илләренең аерым өлешләрен югалта.
  • Фашистик һәм нацистик идеология тыела.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100