Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Биктаһировның хастаханәдә җырлаган видеосы чыкты

news_top_970_100
Искәндәр Биктаһировның хастаханәдә җырлаган видеосы чыкты
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Мессенджерларда Искәндәр Биктаһировның хастаханәдә җырлаган видеосы таралды. Видео җырчының хастаханәдән чыккан көнендә һәм җырлап бетергәндә төшерелә башлаган. Видео төшерүче «ай, молодец» дип кабатлап тора.

Җырчыны хастаханәдән озатырга палатадагылар барысы да коридорга чыккан. «Ходай ярдәм бирсен», – дип, авыручыларга изге теләкләрен тели җырчы коридор буйлап атлап.

Шул вакытта коридор буйлап тезелеп баскан өлкәннәр халык артисты белән сөйләшеп калырга тырыша.

– Без фамилиядәшләр. Бәлки, без – туганнардыр?

– Кит аннан… Кайсы районнан?

– Чистайдан.

– Мин Чирмешәнский.

– Тагын бер җыр җырлагыз инде.

– Монда ярамый.

– Ярый, дәва гына була.

– Монда алай итеп йөрергә ярамый бит, хәзер аска шалтыраталар, аннары бөтенләй чыгармыйлар.

– Тагын берне җырламыйча җибәрмибез.

Авыручылар белән шушы диалогтан соң, Искәндәр Биктаһиров «Кашыңның каралары» җырын сузып җибәрә.

Аннары ул «терелегез, җырым дәва булсын» дип китеп бара.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров 24 декабрь көнне 72 яшендә вафат булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 декабрь 2023
    Исемсез
    Бигерэк якты кеше иде!😥😥
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100