Искан: «Медиага, барлык кешеләр алдында бик әйтәсем килгән иде бу әйберне...»
Искан – яшьләр арасында популяр җырчы. Чын исеме – Искәндәр Шакиров, ике җырчы – Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы. Искан «Интертат»ка интервью бирде.
Искәндәр, балачагыгыз турында сөйләшеп китик.
Без гаиләдә 2 бала үстек. Минем үземнән 10 яшькә олырак абыем бар. Балачагыма килгәндә, ул бик кызык узды. Әти-әнинең эше аркасында берүзебез генә үстек: үзебезне үзебез карап, ашарга пешереп... Бүгенге көндә 30ны куам, өй буенча барысын да эшли беләм: ашарга да пешерә, җыештыра да, юа да... Контроль булмагач, нәрсә эшлисе килә, шуны эшлисең, тик барыбер өйне карарга, сакларга өйрәндек инде без.
Ничә яшьтә җырлый башладыгыз?
Бәләкәй чактан ук җырлыйм, беренче тапкыр 9 яшемдә җыр яздырдым.
Гадәттә, әти-әниләре гастрольләрдә йөргән балалар җырчы һөнәренә карамыйлар да. Ә сезнең белән ничек булды?
Кечкенә чактан ук өй тулы моң, уен кораллары иде. Өйдә гел әтиләр концертларга әзерләнгәнне күреп үстем, үзем дә сизмәстән, шигырьләр яза башладым. Әйткәнемчә, 9 яшемдә беренче җырымны яздырдым. Аннары иҗатымда бик зур тәнәфес булды. Шушы паузадан соң, бераз үскәч, 17 яшьләрдә рэп музыкасына килдем.
Әти-әниләрегезнең җырлары моңлы, ә сезнеке заманча. Бер-берегезнең җырларын тыңлыйсызмы?
Мин инде, әлбәттә, тыңлыйм, чөнки аларның җырлары аркылы бик күп нәрсәгә өйрәнә алам. Алар мине тыңлыйлар микән – белмим, клубка барып, минем җырны тыңлаулары ихтималы аз. Ләкин алар барыбер минем әллә кая подъездларда югалып, сыра эчеп йөрмәгәнне аңлыйлар. Минем яшьтәге күп танышларым һаман да үзләрен таба алмыйлар. Яраткан шөгыльләре дә, стабиль акча эшли торган һөнәрләре дә, шәхси бизнеслары да юк. Әти-әнием минем югалып йөрмәгәнне аңлыйлар, ниндидер мәгънәле эш эшлим дип уйлыйлар, дигән өметтә калам.
Шигырьләр язам дидегез, алайса, җырларыгызның авторы сез булып чыгасыз?
Әйе.
Көен дә үзегез язасызмы?
Көен дустым белән бергә язабыз. Ул – аранжировщик, без студиядә икәү эшлибез. Кайбер җырлар студиядә кинәт кенә языла: башка ниндидер бер сүз килә, кызык көйгә кызыклы җөмлә килә дә, без шуны «үстерәбез». Кайбер җырларның баштан ук текстлары бар, ләкин аларга көй язылмаган була.
Бу дустыгыз белән ничек таныштыгыз?
Танышу мин чит илдә яшәгәндә булды, аңа текстлар гына җибәрә идем. Бәлки, кемгәдер сатып буладыр, бәлки, берәр артистның иҗатына туры килер, дип... Шуннан дустым миңа: «Текстларың шәп, әйдә, кил бергә эшләргә», – диде. Ул минем текстлар бик күп икәнен белә, шуңа мин хәзер шигырьләремне аңа гына күрсәтәм. Дустым текстларны укуга, җырның мохитен, нинди кәефтә булса хәерлерәк булуын күрә. Мин аның белән ризалашып, аңа кушылып барам.
Чит илдә яшәгән вакытта, дисез, бу хәл кайчан булды?
Минем Рәсәйгә кайтканыма 1 ел. Мин 2 ел депрессиядә булдым, гарәп илләрендә яшәдем.
Депрессиядә булуыгызның сәбәбе нидә иде?
Бу депрессия иҗаттан булды. Элек безнең иҗат та башка төрле иде бит, күбрәк попса иде. Мин шул вакытта бу – теләгән жанрым түгел икәнен аңладым. Минем иң баштан ук татар телендә эшлисем килә иде. Үзем татар баласы булгач, туган телемне сакларга, татар яшьләре арасында популярлаштырырга теләк бар иде. Мин ул вакытта татар яшьләренең мондый стильгә әзер түгеллекләрен аңлый идем. Мәсәлән, Альберт Нурминскийны тыңлау – ул үткән заманда калды. Альбертка каршы бер сүзем дә юк, яхшы егет. Тик рэп стилендә «Old School» дигән әйбер бар. Бу инде яңа, кызык стиль түгел. Казахлар минем җырларга илһам бирделәр. Алар җыелып ята иде, ләкин мин моның кешегә кирәкми икәнен аңлый идем. Бу кирәкмәгәч, мин нәрсә эшли алам, дип уйладым да депрессиягә баттым. Депрессия башлангач, илдән киттем, бу – минем өчен кардиналь үзгәреш булды.
Депрессиядән ничек чыктыгыз?
Хәзерге эшләгән егет, аранжировщик Айдар бик нык булышты. Миңа 27 яшь, аңа 19 яшь кенә. Һәм ул 19 яшьлек башы белән минем проблемаларны аңлый иде. «Бу нинди нәрсә, әйдә кайт, барысы да яхшы булачак», – диде. Ә мин кинолардагыча, сагышка бирелеп, диңгезгә карап, бу тормыш белән нәрсә эшләргә, хәзер яшәргәме, яшәмәскәме, дип уйланып утыра идем. Айдар миңа һәрвакыт ышанды, «син булдырасың, синең барысы да килеп чыгачак» диеп әйтеп торды. Һәр хыялый кешегә аңа көч биреп торучы кирәк. Ә минем андый кешеләрем юк булып чыкты... Ә менә бу егет мине Казанга кайтырга, яңа планнар төзергә мәҗбүр итте.
Гаҗәп! Барлыгы ничә җырыгыз бар?
40-50 җырым бар. Ләкин мин элек Искәндәр Шакиров идем, ә хәзер мин – Искан. Иске җырларым Искәндәр белән калган. Хәзерге яңа персонаж Исканның 10 җыры бар, яңа җырлар чыгачак. Бу җырларны чыгару – минем тормышымның яңа бите.
Иң популяр җырыгыз дип кайсын уйлыйсыз?
Уйламыйм, мин беләм. «Даладан» инде.
«Син», «Ялкын» җырлары да яшьләр арасында бик популяр. Аларны куеп, күп фотолар кертәләр. Үземнең дә бу җырлар белән фотолар керткәнем бар.
Рәхмәт.
Сезнең репертуарыгызда рус җырлары да бар.
Әйе, 1-2 бар.
Аларны күп тыңлыйлармы? Яисә татарчаларны күбрәкме?
Мин баштан ук минем рус җырларын тыңламаслар дип белә идем, чөнки без – Татарстанда үскән җырчылар, рэперлар. Без Татарстанда әлләкем булып, башны югарыга күтәреп йөри алабыз. Без монда тамашачыларга бик сыйфатлы җырлар, клиплар тәкъдим итәбез. Тик яшьләр арасыннан бер татар артисты да урыс эстрадасына килгәндә конкурентлыкны җиңә алмый. Чөнки безнең артистлар айга 1-2 җыр, ярты елга 1-2-3 җыр чыгарып, шулай концерт белән йөриләр. Бигрәк тә яшьләр, аларның бит әле җырлар яздырырга юньләп акчасы да юк, студияләре дә юк. Ә рус эстрадасында һәркөн ниндидер яңа исемнәр ачыла. Татар яшьләре мондый темп белән эшләсәләр, югалып калалар. Шуңа мин татар җырларын эшләргә кирәк икәнне аңлый идем. Эксперимент өчен, Айдар белән рус телендә җыр эшләп карадык, тик, нәтиҗәдә, барыбер татар җырларына күчтек. Шунысы истә, без аның белән рус җырлары эшләп утырганда, ул миңа: «Әйдә, әйдә, чыгарабыз, рус җырлары эшлибез», – дия иде, мин аңа: «Безнең барып чыкмаячак», – дидем. Миңа татар җырлары чыгару мөмкинеге бир, миллион булмаса да, барыбер тыңлаучылар йөз тапкырга күбрәк булачак, дидем. Шуннан соң беренче булып «Язмыш» җыры чыкты. Чираттагы «Даладан» җыры чыккач, Айдар да татарча җырлар эшләргә кирәк икәненә ышана башлады.
Сез АлияНур, ТатарБой белән иҗатта кайныйсыз. Үзегезнең генә җырларыгызны чыгарырга исәп бармы?
Үземнең дә җырларым чыга, киләчәктә дә чыгарырга исәп бар. Тик дуэтта эшләргә, яңа кешеләр белән танышырга да кызык бит. Менә Гөлназ Асаева белән чыккан җыр – безнең өчен бик кызык феномен булды. Гөлназ Асаева белән дуэт яздырырга хыялланучылар күп. Ә монда ниндидер рэперлар «Сәлам,әйдә эшлибез!» дияләр дә... Хәзер менә Гөлназ белән дә, Вилдан белән дә яңа әйберләр чыгарырга җыенабыз, тик сольный җырлар да чыгачак. Менә яңа гына «Татарстан» җыры чыкты, тик мин барыбер дуэтларны калдырмаячакмын. Коллаборацияләр ясарга үземә дә кызык.
«Татарстан» җырын тамашачы ничек кабул итте?
Һәрбер бәя биргән кеше «Вау! Текә!» дип язды, начар дип язучылар булмады. Минем өчен бу – кызык булды. Статистиканы карап, без күрәбез, татар яшьләре моны бик аңлап бетерми. Моны аңлау өчен вакыт һәм мондый җырларны күбрәк чыгару кирәк. «Татарстан» дигән җырым казахларның плейлистларына бик күп эләкте. Бу бит инде аларның стиле, минем хыял – бу стильне безгә кайтарып, үзебезчә ясарга. Башкортстандагы яшь артистлар шушындый стильне ясый ала бит, һәм бу – кешеләргә ошый. Ә ник без ясый алмыйбыз?! Без бит – бик кызыклы, үзенчәлекле, үзебезнең «фишкалар», гореф-гадәтләр, үзенчәлекле стиль булган милләт.
Сез Алия Карачурина, Гөлназ Асаева, Фирдүс Тямаев җырларының куплетларын алып, экспериментлар ясадыгыз. Алар моңа ничек карады?
Беренчеләрдән булып, «Язмыш» җыры чыкты. Иң беренче без бу җырны ясадык, мин аннары гына Фирдүс абыйга шалтыратып, рөхсәт сорадым. Ул каршы килмәде: «Матур эшлә, сүгенмә, әллә нинди пропагандалар ясама», – диде. Тик бу жанрның яшьләр тарафыннан ничек кабул ителәчәген белмәгәнгә күрә, мин Фирдүс абыйга җырны дуэт итеп чыгарырга тәкъдим итәргә курыктыммы, каушадыммы... Тыңлаучылар күп икәнен күргәч, безнең җырларга яңа сулыш бирә алуыбызны аңладык. Гөлназга бик куркып кына язган идем, тик ул да каршы килмәде. «Миннән дә яхшырак эшләсәң, бәреп үтерәм!» – диде. Мин ул вакытта бу сүзләрдән көлгән идем, чөнки мин – Ришат Төхвәтуллин да, опера җырчысы да түгел, мин – рэпер. Шуннан мин Гөлназдан бу җырны дуэт итеп чыгарырга сорадым, чөнки әгәр аның тыңлаучылары бу җырны күреп тыңласалар, миңа да яхшырак була. Гөлназ ризалыгын белдергән, дуэт чыкты, статистиканы күреп, Гөлназ үзе дә гаҗәпләнде. «Ялкын» җырына килгәндә, ТатарБой исемле егет миңа үзенең яңа «демо»сын тыңлатты, шуннан мин бу җырда әйтер сүзем барлыгын әйттем, тик ТатарБой белән генә дуэт яздыру минем өчен кызык булмады, масштабрак эш башкарасы килде. Мин ТатарБойга Алия Карачуринаны чакырырга тәкъдим иттем. Беренче, бу безгә ниндидер «безумие» кебек тоелган иде, тик барысы да килеп чыкты. Алия ягыннан шартлар бар иде, без аларны үтәдек.
Хәзер сез чыгарган җырларны оригиналдан күбрәк тыңлыйлардыр, әйеме?
Бар шундый әйбер.
Гөлназ Асаева «бәреп үтерә» алайса?
Юк, ул үзе дә шатлана, безнең бит уртак «монетизация» (көлә).
АлияНур белән сезнең арада нинди аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде?
Бу инде – тормышча, гади аңлашылмаучанлык. АлияНур белән ТатарБой очрашып йөриләр. ТатарБой Алияне миңа көнли башлады, тик минем яктан алай берни дә булмады. Бу теманы бер утырып сөйләшеп ябып була иде. Тик без вакытында сөйләшә алмадык, һәм ул зурга китте. Кешеләр әллә ниләр уйлый башладылар. ТатарБой белән без яхшы мөнәсәбәтләрдә, үткән атнада бергә саунага бардык.
Алайса әйбәт! Сез май аенда куркыныч авариягә эләккән идегез. Бу хәл ничек булып чыкты?
Без дус кызым белән иртәнге өчләрдә Минзәләдән Казанга кайтырга чыккан идек. Кайтыр өчен такси түгел, махсус сайт аша машина йөртүче ялладык. Шушы кеше заказны кабул итте дә, дус кызымның егете шалтыратып, аңардан: «Сез үзегезне яхшы хис итәсезме? Йокыгыз килмиме?» – дип сорады. Ул: «Барысы да әйбәт», – дип җавап кайтарды. Без дус кызым белән аңардан бу сорауны кабат кабат сорадык, җавап шул ук иде. Безгә иң мөһиме – исән-сау кайтып җитү иде, шуңа без аңа хәтта берәр җирдә туктап йоклап алырга да тәкъдим иттек, бу абый: «Йокым килми, әйбәт кенә кайтып җитәчәкбез», – дип җавап кайтарды. Ләкин мин нәрсәдер буласын сиздем, без Чаллыны узып барганда, мин 99%ка, дус кызны уятып, автобус белән кайтыйк, дияргә әзер идем. Кайта торган машина да әйбәт, йөртүчесе дә «барысы да яхшы» дип кенә тора, тик барыбер күңелем тыныч түгел иде. Шул вакытта миңа Айдар – аранжировщик – «Ялкын» җырының вариантын җибәрде. Мин бу җырны 5-6 тапкыр тыңладым һәм «сүнеп» алдым, 15 минут та йокламаганмындыр... Исемдә: рульдә утыручы үзен мәзәк тота башлады, без бер машинага бәрелдек, икенчегә, ә өченче машинага без 180 тизлек белән очып бара идек. Мин кызны уятып, бик гади әйбер әйткән кебек: «Без хәзер үләбез», – дидем. Ул кыз да: «Әйе», – дип кенә җавап бирде.. Өченче машинага бәрелдек, йөртүче һаман уянмады, алдыбызда заправка станциясенең рекламалар куелган баганасы иде, шуңа килеп кердек. Беренче без шок хәлендә идек, үземнең бөтен битем канда иде. Дус кызым акыра башлады, мин ничектер аңыма килеп, эзли башладым нәрсә эшләргә кирәк икәнен. Беренче нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңламадым да, кыз: «Кач машинадан, чык!» – дип акыра башлады. Мин ишекне ачмакчы булам, ә ул ачылмый. Машина 2 тапкырга кечерәйгән иде, кул белән суктым, кулны кисеп бетердем. Аннары аяк белән типтем дә, ишек ачылды...
Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?
Хәзер әйбәт инде, йөрим, эшлим. Гомумән, авариягә кадәрге тормышым белән яшим, ләкин барыбер кайвакыт сызланулар үзләрен белгертеп ала. Бу больницада яту – минем өчен барыбер ниндидер тәҗрибә булды. Хастаханәдә ятканда башыма төрле уйлар килде, безнең гомернең никадәр кадерле икәнен мин әле аңламый идем. Кайвакытта, яшисе килми, дип уйлап куела иде, ә хәзер мондый уйлар башыма килмәячәк. Без бит кеше арасында йөрибез, юлда кагыйдәләрне бозмыйча йөрсәк тә, башка кешеләр безгә килеп керергә мөмкин. Хәзер тормыш кыйммәтләре үзгәрде...
Дус кызыгыз ничек?
Дус кызым сөбханалла, тернәкләнеп бара. Хәзер инде аңа соңгы операцияләр ясыйлар, ул реабилитацияләр уза. Мин дә реабилитация узарга тиеш идем, ләкин мин андый җирләргә йөрергә яратмыйм, бу очракта мин ялкау. Хастаханәдә дә ятасым килмәгән иде, өйгә кайтып, шунда савыгасым килде. Минем уйлавымча, кеше үз-үзен жәлләсә, ул тагын да авыруга салышачак. Мин реанимациядә ятканга 2 көн үтмәде, шәфкать туташларыннан, үзем юыныйм, үзем тешләрне чистартыйм, дип сорый идем, кайвакыт хәтта талашып бетә идек, чөнки миңа ятарга гына ярый иде. Үз-үземне жәллисем килмәде, шуңа мин бу реабилитацияләргә йөрмәскә булдым. Ә дус кызым йөри, тик аның хәле дә икенчерәк төрле иде.
Машина йөртүче исән-сау калдымы?
Ышанмассыздыр, аның бер җире дә тырналмаган. Медиага, барлык кешеләр алдында бик әйтәсем килгән иде бу әйберне. Машина йөртүче шулчаклы мәгънәсез, чөнки бер тапкыр да шалтыратмады, хәбәр бирмәде, хәлләребезне белмәде. 1 атна үткәч, ул беренче тапкыр хастаханәгә килде, безне күрде дә: «Мин сезне күптән өйдә дип уйлаган идем инде», – диде. Минем ачуым чыкты да, мин аңа: «Әйе, өйдә ятабыз. Сез барыгыз, күрше палатага кереп, кызны күрегез», – дидем. Ул минем янымнан чыгып китте, аннары кире әйләнеп кереп зарлана, үзен жәлләттереп: «Минем аягым сызлый, башым авырта», – дия башлады. Соңрак Алабуганың табиблары безгә: «Йөртүче үз аяклары белән атлап килде, без аны тикшердек, бер җиренә дә зыян килмәгән иде», – диделәр. Хәзер безнең аның белән судлар булачак. Барыбер кеше бит инде аңларга тиеш, безгә игътибар күрсәтергә, берничә әфлисун белән 1-2 шешә су алып килсә дә, без бераз «йомшарып» китер идек, ә ул хәбәргә дә чыкмады. Һәм бу машина йөртүче – минем күрше. Минем аны бер дә күргәнем юк, ләкин аның минем яндарак яшәгәнен белә идем.
Социаль челтәрләрдә Гөлназ Асаева белән сезнең арада низаг чыккан иде. Бу – дөрес хәл булдымы яисә хайп өчен генәме?
Дөрес иде. Без бит икебез дә яшь идек, миңа 20, Гөлназга 19 булгандыр, бәлки, тагын да яшьрәк булганбыздыр. Яшьлек юләрлеге булган инде. Иң мөһиме – без хәзер дуслар.
Сез яшь җырчыларның борынгы җырларны башкаруына ничек карыйсыз?
Нинди җырчылар һәм җырлар турында соравыгызга карап инде. Минем дә бит «Даладан» – өр-яңа җыр түгел, бу «трибьют» дип атала. Урыс музыкасында бу – аерым яңа җыр. Бар яшьләр, мисал өчен Салават Шәрифуллин, мин исемнәр әйтәм, курыкмыйм бу әйбердән. Ул да, Ранис Гарипов та Илназ Гариповның җырына бернинди яңалыклар кертмичә, текст өстәмичә җырлыйлар. Минемчә, иҗат инде ул да, тик син барыбер ниндидер яңа әйбер бирмисең, син әзер җырга киләсең. Ә бу җырны тамашачы инде башка җырчыдан кабул иткән була. Алар аны Илназ Гариповтан яратканнар, ул аны кешегә чыгарган. Хәзер бу җырны барыбер Илназдан уздырып җырлап булмый, чөнки ул аны беренчеләрдән булып җырлаган. Минемчә, бу – мәзәк, чөнки мин рэптан, урыс эстрадасыннан күрәм – яшьләр үзләренә үзе яза, яңа әйбер уйлап чыгара. Яшь җырчылар, без бер урында калмасын өчен, музыкага яңа сулыш кертергә тиеш. Монсыз безнең үсеш булмаячак… Бактың исә, шул ук җыр бит инде ул, 10 ел элек җырланган җыр хәзер дә шул ук.
Сезне концертларда чыгыш ясарга еш чакыралармы?
Мин концерт кешесе түгел, без моны аңлыйбыз. Музыкаль солянкада мин ничек чыгыш ясыйм, әгәр анда әбиләр утырса... Безнең җырлар күбрәк клуб өчен. Безне клубка концертларга чакыралар,әлегә бик ризалашмаска тырышам. Беренчедән, шәп хитлардан гына торган репертуар ясыйсым килә. Икенчедән, үзем әлегә ерак юлга чыгарга әзер түгел. Тулысынча терелеп бетү өчен, тагын 2-3 ай вакыт кирәктер дип уйлыйм. Очрашуларда 1-2 сәгать сөйләшеп утыра алам, ләкин 4 сәгатьлек юлга чыксак, мин инде арка, кабыргалар авыртуыннан утыра алмаячакмын. Күп чыгышларны күчердек.
Тулысынча терелеп беткәч, сольный концертлар белән чыгарга исәп бармы?
Әйе, әлбәттә. Мондый максат куелган. Без авариягә кадәр яшьләр белән Татарстан буйлап «Том-ям» дип аталган тур планташтырган идек, монда АлияНур, ТатарБой, Миләш һәм башкалар булырга тиеш иде. Без 17август көнне беренче концертыбызны куярга планлаштырган идек, ләкин мин хастаханәдә яткач, планнарны чынга ашырып булмады. Миңа продюсерлык ягыннан эшләргә дә бик ошый. Татарин Лейбл белән бергә концерт оештырырга теләгебез бар иде, тик, мин булмагач, бу килеп чыкмады. Кайчан башларбыз икәне билгесез.
Шәхси тормышыгызда ничек? Өйләнергә исәп юкмы?
Сөбханалла, юк әлегә. Чынлап әйткәндә, аңлыйм инде, яшь тә бара. Шул ук Гөлназ белән Вильданга карап сокланам, яхшы яктан ниндидер көнләшү дә бар. Менә ничек аларга рәхәт, бер-берсен яраталар, гел бергә. Тормышка хатын-кыз яисә ир-ат килсә, ул, беренчедән, яңа дус. Сез бергә уртак шөгыльләр табасыз, көнкүрештә гел бергә буласыз. Турыдан-туры әйтәм, чыннан да көнләшәм, тик яхшы яктан көнләшәм. Миңа тиң кеше табылыр әле.
Ничек уйлыйсыз, сезнең җырларыгыз милләткә карата мәхәббәт уятуда роль уйныймы?
Бу сорауга мин җавап бирергә тиеш түгелмендер, дип уйлыйм. Җырларга кайчандыр милләт бәя бирер инде. Әлегә бер яңа адым ясалды – яшьләр татарча җырларны, оялмыйча, машинада тыңлый башладылар. Без машинада тыңлый торган җырлар язабыз, чөнки яшь егетләр шәһәрдәме, авылдамы – машинада йөрергә, «дрифтовать» итәргә, «хасанить» итәргә яраталар. Алар бит күбрәк бас, гади уен кораллы җырлар тыңлыйлар. Һәм без, яшьләр эстрадасы казах форматына керер, дип өметләнеп калабыз. Казахларда конкуренция бар, аларда «рынок» бик зур, сайлау мөмкинлеге бар. Ә бездә яшь егетләр, кызлар, татар рэпын, хип-хопын тыңлыйсы килә, диеп «Яндекс музыка»ны ачсалар, анда Нурминский, мин һәм тагын берничә кеше. Мин һәр көнне нинди яңа исемнәр бар дип карап торам. Миңа хәтта концерт оештыручылар шалтыратып: «Синең белән бергә кемне чакырып була?» – дип сорыйлар. «Ник миннән сорыйсыз?» – дигәнгә, алар: «Чөнки без үзебез дә белмибез. Сез ниндидер яңа жанр ясадыгыз, ә сезнең арагызда андый музыканы ясаучы юк», – дип җавап кайтардылар. Хәтта бу сферада эшләүчеләр дә безне яңа жанр уйлап тапты дип уйлыйлар, ә бу – «ар-н-би хип-хоп». Бу – урыс сәхнәсе өчен классика, без бернинди яңа «велосипед» уйлап тапмадык. 10-16 елдан шушы жанрда эшләүчеләр күп булыр дип ышанып калабыз. Конкуренция булмагач, безгә дә кызык түгел.
Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Искәндәр! Иҗатыгызда зур уңышлар сезгә!