Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Гыйләҗевнең кызы Арпад Галгоци турында: «Хатны алды микән — белмим»

Галим Искәндәр Гыйләҗевнең кызы Миләүшә Закирова венгр язучысы Арпад Галгоци турында хатирәләре белән Инстаграм аккаунтында уртаклашты.

news_top_970_100
Искәндәр Гыйләҗевнең кызы Арпад Галгоци турында: «Хатны алды микән — белмим»

«Кичә ул бакыйлыкка күчте. Аның белән таныш булуым белән горурланам. Аны якыннан күрә алганыма, аның белән сөйләшә алганыма шат мин. Ул чын кеше иде. Аңа 93 яшь иде. Бер ай элек мин аңа хат җибәргән идем. Ул хатны алды, укый алды микән — белмим.

Иртәгә минем бабам Аяз Гыйләҗев вафатына да 20 ел була. Алар бакыйлыкта очрашырлар. Туйганчы сөйләшерләр, аларга беркем дә комачауламас.

Арпад Галгоци белән беренче һәм соңгы очрашуда аның турында ишеткән берничә фактны җиткерәм:

  • Минем бабам белән алар Караганда концлагеренда нибары өч ай бергә булганнар.
  • «Онегин»ның күпмедер өлешен рус теленә тәрҗемә итеп, күп кешене шаккаттырган. «Болай яхшы итеп рус телен кайда өйрәндең?» дип сораганнар аннан. Минем укытучым бик яхшы булды — ГУЛАГ, дигән.
  • 7 ел гомерен ГУЛАГта үткәргән. Анда рәсем ясарга өйрәнгән. Рәсем ясый белү аңа билгеле бер дәрәҗә биргән. Ул шунда бергә утырган иптәшләренең, начальникларның портретларын ясаган. Шул рәвешле, өстәмә паеклар алган, кайвакыт мәҗбүри эшләрдән дә азат ителгән.
  • Чыгышы белән артистократ, аксөяк.
  • Тәрҗемә итүгә осталыгы Лермонтов шигырьләрен укыганнан соң туган. Башта ул шигырьләрне өлешчә генә аңлаган, соңыннан рус теленең үзенчәлекләрен аңлап алган.

Рухың шат булсын! Тыныч йокла. Бәхил бул!» - дип язган Миләүшә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100