Башкортстанның Ишембай шәһәрендә югалган Халитов Рамил Шамиловичны эзлиләр. Ул 2003 елда туган. Бу турыда волонтерларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
19 яшьлек егет 19 мартта өйдән чыгып киткән, шуннан бирле аның бер хәбәре дә юк.
Буе 184 см, уртача гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле. Караңгы төсле башлык, кара куртка, кара трико, ак кроссовки кигән.
Рамилгә медицина ярдәме таләп ителә, диелә хәбәрдә.
Егет турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 89871060601 яки 102, 112.