news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишектәге йозакны кайчан алмаштырырга кирәк?

Ишектәге йозакны кайчан алмаштырырга кирәк?

news_top
Ишектәге йозакны кайчан алмаштырырга кирәк?
Фатир хуҗалары ишектәге йозакны яңа урынга күченгәч, ачкыч югалткач, фатирны баскач алмаштыра. Ләкин керә торган ишек фурнитурасын даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Ишектәге йозак кыйммәтле булса да, чит илдә эшләнсә дә аны гел тикшереп тору хәерле.

Әгәр йозакны куллану уңайсызланса, ачкыч авыр борылса, кысылып калса, бөгелсә, селкенә башласа, аны алмаштыру турында уйларга кирәк.

Яңа төзелгән йортларда аерым борчу була. Йорт утыра башлый, стеналар бераз күчә, керә торган ишек кыегаерга да мөмкин. Шуңа күрә йозак тиз туза, дөрес эшләми башлый.

Теләсә нинди йозакны файдалану вакыты ун ел чамасы. Иске йортларда яшәүчеләрне белгечләр шул хакта кисәтә. Ун елдан соң фурнитураны алмаштыру хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар