Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишек тышын ерткалап бетергән, тик йозакны ача алмаган». Бер фатирда биш кеше үлгән

Янгын вакытында ир белән хатын, ике бала һәм аларның бабасы икенче каттагы фатирдан чыга алмаган.

news_top_970_100
«Ишек тышын ерткалап бетергән, тик йозакны ача алмаган». Бер фатирда биш кеше үлгән
https://27.mchs.gov.ru

14 гыйнварга каршы төндә Хабаровск шәһәренең Белорусская урамындагы күп катлы йортта фаҗига була. Икенче катта урнашкан фатирда янгында биш кеше үлә. Мәрхүмнәрнең мәетләре керә торган ишек каршында ята. Мөгаен, бу кешеләр чыгарга маташкан, тик булдыра алмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Күрше фатирдан төтен исе килүе турында бер ир-ат коткаручыларга хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр ун минут эчендә килә, алар металл ишекне ватып ачып, фатирга керә. Янгын ун квадрат метр мәйданда була. Янгынны бер сәгатьтән кимрәк вакыт эчендә сүндерәләр. Ләкин фатирда яшәүчеләрне коткара алмыйлар.

Мәетләрнең берсе керә торган ишек төбендә үк була. Ишекнең тышлыгы да ерткаланып беткән. Бу кеше йозакка үрелергә маташкандыр, тик булдыра алмагандыр, дип фаразлыйлар.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын, аларның ике баласы, хатынның атасы төтен исенә буылып үлгән. Урында тикшерүчеләр эшли. «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100