Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишек катында (Гүзәл Сөнгатуллина)

Нәсимә Пенсия фондының ишегеннән атлап керде.

news_top_970_100
Ишек катында (Гүзәл Сөнгатуллина)
"Чаян" журналыннан

Нәсимә Пенсия фондының ишегеннән атлап керде. Аның каршысына дежур администратор килеп чыкты:

— Ни йомыш белән йөрисез? Сезне чакырдылармы?

— Юк, чакырмадылар, — дип җавап кайтарды Нәсимә. — Менә пенсия яшенә килеп җитәм, шуңа килдем, сорашырга, белешергә…

— Пенсия яшенә? Иртәрәк түгелме соң? — дип сорап куйды администратор хатын.

— Озакламый миңа 55 тула.

— Сез нәрсә, пенсия яшен арттырганнарын ишетмәдегезме әллә? Вакыт уздырып йөрисез. Сездән башка да эш җитәрлек монда!

Нәсимә бераз югалып калды. Аннары бар көчен җыеп:

— Сезнең эшегез безгә пенсия санарга дип билгеләнгән түгелме соң? Пенсия яше артканын беләм. Әмма иртәрәк тә чыгып булганын ишеттем. Шуңа килдем. Стажым җитәрлек дип уйлыйм.

— Димәк, пенсиягә иртәрәк чыкмакчы буласыз инде… Ә сез, гафу итегез, кем булып эшлисез? Җырчымы, балеринамы? Әллә танылган берәр артисткамы?

— Юк, мин гади эшче. Гомерем буе завода эшләдем. Халык арасында танылган булмасам да, үз эшемне намус белән башкардым.

— Андыйлар күп хәзер, бер сез генә түгел. Барыгызны да пенсиягә иртә чыгара башласалар, безнең фондның акчасы җитеп бетмәс.

— Күптән түгел генә ишеттем, бер җырчы әле 44 яшендә генә булса да пенсиягә чыккан.

— Дөрес. Җырчыларның эшләре бик авыр бит. Гомер буе сәхнәдә, халык каршында. Аларга за вредность положено!

— Нинди вредность инде ул, сәхнәдә сикереп? Менә мин гомерем буе заводта, авыр эштә эшләп, вредность ала алмадым.

— Нинди?

— Ә менә шундый!..

— Билетлар сатыламы, халык ничек кабул итә, продюсерлар ярдәм итәме? Ул бит, беләсезме, нервларны ничек бетерә. Шуңа күрә аларга иртә чыгарга рөхсәт ителә дә. Ә сез… Шул бер станокта эшләп, зарплатагыз баргандыр. Шулай булгач, аптыратып йөрмәгез, тагын биш елдан килерсез!.. — дип төгәлләде сүзен администратор.

Нәсимә, ни әйтергә белмичә, чыгып китте.

— Менә бит халык нинди көнче. Ишеткәннәр, имеш, иртә пенсиягә чыкканны. Җырчы булырга иде… — дип, артыннан мырлап калды администратор.

«Чаян» журналының 2022 елгы февраль санынна алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100