Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ишегемә кем кага?”: Казанда суд приставлары иртә таңнан бурычлылар янына “кунакка бара”

Бүгенге көндә татарстанлыларның фискаль түләүләр буенча 10 миллиардка якын бурычы бар. Бурычлар буенча лидер – Казан халкы. Суд приставлары белән рейдка “Татар-информ” хәбәрчесе дә чыкты һәм казнага акчаны кире кайтаруның җиңел түгеллегенә инанды.

news_top_970_100
“Ишегемә кем кага?”: Казанда суд приставлары иртә таңнан бурычлылар янына “кунакка бара”

Вахитов һәм Идел буе районнары суд приставлары фискаль түләүләр буенча бурычлары булган кешеләргә бардылар. Әлеге категориягә түләнмәгән салым өчен, административ хокук һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар керә.

Бүгенге көндә татарстанлыларның 9 миллиард 600 миллион сум бурычлары бар. Әлеге сумманың күп өлешен – 5 миллиард 642 миллионын Казан халкы түләргә тиеш.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районы приставлары административ штрафлар буенча гына да якынча 5 мең ярым эш алып бара. Алар буенча штрафлар суммасы, гадәттә, 50 000 нән дә артмый.

“Бүген без биш адрес буенча барачакбыз. Мондый рейдларны без һәр атна уздырабыз. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә дә чыгабыз. Салым бурычларын, юл-транспорт кагыйдәләрен бозу буенча штрафлар һәм материаль булмаган бурычларны кайтарабыз”, -дип аңлатты Вахитов һәм Идел буе районы суд приставы-башкаручы Наил Хәбибуллин.

Рейдка приставлар беркайчан да ялгыз гына чыкмыйлар – бүген Наил Хәбибуллин белән бергә бурычлылар янына тагын ике пристав-башкаручы һәм суд тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы барды. Көтелмәгән хәл килеп чыга калса, дип үзе белән оборона өчен махсус чаралары да бар.

“Суд приставы, башкарма җитештерү кузгатканнан соң бурычлы кешенең адресы буенча бара, бурыч суммасына тәңгәл булган милекне язып ала һәм аны тапшыра. Бурычны ихтыяри түләү өчен биш көн вакыт бирелә. Әлеге вакыт тәмамлангач, башкарма җыю буенча карар чыгарыла” , - дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районы суд приставы Наталья Гришина.

Башкарма җыю ихтыяри түләү вакыты узганнан соң билгеләнә һәм ким дигәндә 1 000 сум тәшкил итә, шуңа өстәп, бурычлы кеше актив бурычлары буенча процентлар да түләргә тиеш.

Суд приставлары бурычлыларга иртән иртүк яки кич “кунакка килә”, бу вакытта аларның өйдә булу ихтималы зуррак.

Беренче адрес буенча килгәч, приставлар домофонга шалтыратты, ләкин беркем дә ишек ачарга ашыкмады. Шуңа күрә ФССП хезмәткәрләренә аларның күршеләрен борчырга туры килде. Берникадәр вакыттан соң приставлар подъездга үтеп керә алды.

Бу адрес буенча яшәүче бурычлы ханым балигъ булмаган балага алкоголь саткан өчен штрафка тартылган. Ул түләргә тиешле сумма хәзерге вакытта 30 000 сум. Приставлар фатир ишегенә озак кына шакыдылар, күрәсең, өйдә беркемдә юк иде.

Уяу күрешләр хуҗа ханымның монда сирәк күренүен әйттеләр.

“Әйе, монда ниндидер хатын яши, бәлки әле биредә ике гаилә яши торгандыр. Гел киләләр-китәләр”, - дип сөйләде олы яшьтәге ир-ат.

“Әгәр ишекне ачмасалар, без суд приставына кабул итүгә килүне һәм бурыч түләүне сорап хат язып калдырабыз”, - дип аңлатты Наталья Гришина.

Хатны ишектә калдырып, суд приставлары икенче адрес буенча китте.

Монда да шул ук хәл кабатланды – домофонга беркем дә җавап бирмәде, фатир ишеген дә шулай ук ачучы булмады.

Өченче адрес буенча 27 яшьлек кыз теркәлгән. Аңа баганаларга реклама кәгазьләре беркеткән өчен штраф салганнар, - хәзерге вакытта аның бурычы 16 000 сумны тәшкил итә.

Ишеккә озак кына шакыганнан соң, хатын-кыз тавышы ишетелде, ул бурычлы ханымның монда яшәмәгәнлеген әйтте. Кыз башта ишек ачудан баш тартты, ләкин моның өчен җавапка тарытылырга мөмкин икәнен ишеткәч чыгарга булды.

“Мин студентка, башка шәһәрдән килдем, монда сессия вакытында гына яшим, ике көннән кайтып китәм. Резеда монда яшәми, аның кайда икәнен мин белмим”, - дип белдерде ул.

Приставлар фатирда булган ике кызның да документларын тикшерделәр. Бурычы булган кешенең үзеннән башка алар милекне язып алырга хокуклы түгел.

“Бурыч суммасына бәйле рәвештә, без гадәттә техникага яки автомобильгә арест салабыз. Шуннан соң милек тапшырыла. Токымлы эткә арест салырга туры килгән очрак та булды, ләкин мондый адымнарга сирәк барабыз, чөнки кулланылышка тапшырганчы хайванны кайдадыр асрап торырга кирәк. Ә иң үзенчәлеклесе – кабартыла торган көймә һәм кармакларны алган идек”, - дип бүлеште суд приставы Нил Хәбибуллин.

Моңа охшаш рейдларны суд приставлары даими уздыра. Бер атнада алар бюджетка якынча 70 миллион акча кайтара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100