Ишегалдындагы балаларны пычаклы исеректән якларга тырышкан ир-ат һәлак булган
Ишегалдындагы балаларны пычаклы исеректән якларга тырышкан ир-ат һәлак булган
Әстерхан шәһәрендә 48 яшьлек ир-ат балконда басып тора. Шул чакта ул урамда балалар кычкырышкан тавыш ишетеп ала. Бу вакытта ишегалдында уйнап йөргән бала-чагага бер ир-ат пычак белән һөҗүм итә. Балконда басып торган ир моны аңлап алуга, урамга чыгып йөгерә. Бу турыда Әстерхан басмасы хәбәр итте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, балаларга һөҗүм иткән ир-ат исерек була. Балаларны яклар өчен йөгереп чыккан ир-ат исә аның пычагын тартып алырга тырыша. Шул чакта аңа исерек ир-ат пычак кадый. Пычак мәрхүмнең күкрәгенә эләгә һәм ул урында ук җан бирә.
Хәзерге вакытта "үтерү" маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Гаепләү карары чыгарылган һәм эш судка тапшырылган. Балаларны якларга тырышкан ир-атны үтерүчегә хөкем карарын суд чыгарачак.