Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында яши торган эте тешләгән хатын котыру авыруыннан үлгән

Котыру авыруы ияргән кешеләр 100 процент очракта да үлә. Хайваннар тешләгәч, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм прививка ясатырга кирәк. Авыруның инкубация чоры берничә көннән берничә елга кадәр булырга мөмкин.

news_top_970_100
Ишегалдында яши торган эте тешләгән хатын котыру авыруыннан үлгән
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендә инде өченче кеше котыру авыруыннан үлгән. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

23 мартта бу хатынны ишегалдында яши торган эте тешли. Алты көннән эт үлә, аны җиргә күмәләр. 6 апрельдә эт тешләгән хатын табибларга мөрәҗәгать итә. Аңа столбняктан прививка ясыйлар, табиб-инфекционистка юллама бирәләр. Ул хатынга тагын бер укол кадарга тиеш була.

Хатын хастаханәгә бармый. 25 майда ул участок фельдшерына мөрәҗәгать итә, температурасы күтәрелүен, сулышы кысылуын, судан куркуын сөйли. Хатынны экстрен рәвештә инфекцион хастаханәгә алып китәләр. Биредә аңа «котыру» диагнозы куела. 31 майда ул вафат була.

Өйдә яши торган хайваннар тешләгән очракта да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар котыру авыруына каршы прививка ясый. 

Бу авыруның инкубация чоры берничә көннән берничә елга кадәр булырга мөмкин. Котыру авыруы ияргән кешеләр 100 процент очракта да үлә. Бу авыруын кыргый ерткычлар, этләр, песиләр һәм кимерүчеләр күчереп йөртә, дип кисәтә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100