Ишегалдында уйнап йөргән баланы кар барсы урлап киткән
Ишегалдында уйнап йөргән баланы кар барсы урлап киткән
Авыл халкы кар барсы, леопард һәм башка ерткычлардан саклауны сорап, җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Бу хайваннар Кызыл китапка кертелсә дә, кешеләргә зыян китерәләр икән.
Биредә яшәүче Сардар Мухаммад Икбаль (Sardar Muhammad Iqbal) фаразлаганча, кыш көне кар күп яуганга, ирбислар авылга килгән. Ир -ат ерткычларның күп зыян китерүенә, йорт хайваннарына һәм кешеләргә һөҗүм итүенә зарлана. Хакимият вәкилләре видеокүзәтү камералары куйса иде дип сорый.
- Кар барсы, яки ирбис Үзәк Азия тауларында яши. Бу хайван бик сирәк очракта гына кешеләргә һөҗүм итә. Ирбисның мехы бик кыйммәтле. Шуңа күрә аны браконьерлар күпләп аулый. Бу хайваннарга Җир йөзеннән югалу куркынычы яный. Россиядә кар барсларын саклау өчен махсус программа эшли.