Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында суга баткан кызны күрше хатыны терелтә алмаган

Нәни кыз белән малай әбиләре күргәнче сулыкка барып баткан.

news_top_970_100
Ишегалдында суга баткан кызны күрше хатыны терелтә алмаган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсенең Клин районында урнашкан Троицкое авылында 15 мартта бер кыз бала суга батып үлә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Көндезге унберләр тирәсендә балалар өйдә әбиләре белән кала. Бабай кеше шәһәргә эшләре белән китә, балаларның әти-әнисе Мәскәүдә була.

Урамда һава торышы матур булгач, әби оныкларын саф һавага алып чыга. Олы хатын өстенә киенгән арада, нәни малай белән кыз урамга йөгереп чыгып китә. Әби чыкканда балалар якын-тирәдә күренми инде.

Бераздан әби ишегалдында урнашкан сулык ягыннан сулкылдаган тавыш ишетеп ала. Әби барып җиткәндә кыз бала суда ята, ул хәрәкәтсез була. Кыз янында суда малай була, ул судан чыгарга маташа. Әби суга керә, балаларны ярга алып чыга. Кыз бала клиник үлем халәтендә була.

Тиз арада ярдәмгә күрше хатын килеп чыга. Ул һөнәре буенча табиб, баланы реанимацияләргә тырыша. Ләкин, кызганычка, ул баланы коткара алмый. Сабый аңына килмичә, җан бирә. Малай да ярымаңсыз була. Аны тиз арада хастаханәгә илтеп җиткерәләр һәм реанимациягә салалар.

Һәлак булган кыз да, аның энесе дә тулы гаиләдә тәрбияләнә. Әниләре декрет ялында, буш вакытында ул балалар өчен зоология түгәрәге алып бара. Әтиләре машиналарны тюнинглау белән шөгыльләнә.

«Әлеге факт буенча тикшерү бара, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100