Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында музей ачып, авылдашларын шаккаттырган

Пандемия чорында музейга виртуаль сәяхәт кылучылар, социаль челтәрләрдә аларның тарихы белән кызыксынучылар арткан.

news_top_970_100
Ишегалдында музей ачып, авылдашларын шаккаттырган
https://pixabay.com/ru

Башкортстан республикасы Әлшәй районының Чишмә авылында яшәүче Тимеръяр Сафин үз ихатасында мини-музей ачкан.

Коллекциясендә балчык савыт-саба, «Зингер» тегү машинасы, үтүкләр, фонарьлар бар икән. Үзенчәлекле экспонатлар да җитәрлек — берничә йөз еллык тарихы булган үлчәү, гильза, 150 еллык иске пилорама, шулай ук фотоаппарат, каурый каләм, пионер галстугы һ.б.

Барысы да сабаннан башланды. Авыл хуҗалыгында җир сөрү өчен тәгаенләнгән бу эш коралын миңа дустым бирде, ул минем шундый экспонатлар җыюымны белә иде. Зур сабан музейда лаеклы урын алды. Әти-әниемнән калган көнкүреш әйберләрен дә шунда урнаштырдым. Әниемнең җәй көне ашарга пешерә торган, керосинда эшләүче керогаз да, йон эрләгеч тә, кер юу тактасы да күргәзмәгә куелды, - дип билгеләп үткән музей хуҗасы.

Улы Илгиз әтисенең музее турында махсус видео төшергән, пандемия чорында музейга виртуаль сәяхәт кылучылар, социаль челтәрләрдә аларның тарихы белән кызыксынучылар арткан икән, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Әлшәй районының «Әлшәй хәбәрләре» газетасында (102нче саны).

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100