Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишегалдына кайтты да егылып үлде». «ТикТок»та миллион язылучысы булган песи һәлак

Симбочка кушаматлы песине машина таптаган.

news_top_970_100
«Ишегалдына кайтты да егылып үлде». «ТикТок»та миллион язылучысы булган песи һәлак
https://pixabay.com

TikTok челтәрендә иң популяр хайваннарның берсе булган Симбочка кушаматлы песи үлгән. Аны машина таптаган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Артем исемле ир-ат песие белән роликлар төшереп, социаль челтәрдә simbachka аккаунтына куеп бара иде. Хәзер ул песиенең үлүе турында яза.

«20 октябрьдә 12.45 сәгать тирәсендә Симбочканы машина таптады. Машина аны бик каты бәрдергән. Шуннан соң Симбочка берничә метр йөгереп барган, ул үзе туып-үскән ишегалдына кайткан. Аннары җиргә егылган да үлгән», — дип яза Артем.

simbachka аккаунтында песи белән көлкеле видеолар чыга иде. Артем хуҗа ролен башкара һәм роликларда песи булып сөйләшә. Каналга 3,6 миллион чамасы кеше язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100