Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишан кем ул? (сорау-җавап)

“Мәчетләрдә мулла, имам-хатыйп вазыйфасын башкаручылар бар. Ә ишаннар кемнәр алар? Нишләп хәзерге вакытта безнең арабызда ишан дәрәҗәсендәге кешеләр юк? Казанда яшәүче Рузилә Мифтахованың әлеге соравына җавапны тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирә.

news_top_970_100
Ишан кем ул? (сорау-җавап)
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
 
Чын ишанга өч сыйфат хас. Беренчесе, чын ишан тулысынча Коръәнгә һәм сөннәткә иярә. Аның тормышы динебезнең гүзәл әхлагын күрсәтә. Ул чын мәгънәсендә пәйгамбәрләрнең варисы булып тора. Бу хакта хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Чын галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары” (Әбү Давыд).  
 
Икенчесе, чын ишанның һәр гамәле һәм һәрбер сүзе Аллаһны искә төшерә, чөнки аның күңеле Аллаһка карата мәхәббәт, ихласлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар белән бизәлгән. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән сораганнар: “Кемне Аллаһның сөеклесе дип санарга була?” Ул: “Аларны күргәндә Аллаһны искә төшерәсең”, – дигән (Ибн Мәҗә). Чын ишаннар Аллаһның дуслары булып тора. Шуңа күрә алар гади кешеләрдән нык аерылып тора. Алар һәрдаим Аллаһның зикере белән мәшгүль. Шуңа күрә алар янында булганда рухи тынычлыкка ирешәсең. Алар шәкертләренә (мөридләренә) нәфесне тәрбияләргә, рухи камиллеккә һәм сафлыка ирешергә өйрәтәләр, әхлакый тәрбия бирәләр. 
 
 Өченчесе, чын ишанның рухи тәрбия бирер өчен иҗазәте, ягъни остазының рөхсәте булырга тиеш. Ә ул остазның силсиләсе (остазлар чылбыры) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып тоташырга тиеш. Бу сыйфатларга ия булмаган кеше ишан була алмый.
 
Кайберәүләр фикеренчә, тәсаввуф әһелләре (суфилар) дөньядан тулысынча ваз кичкәннәр, гыйбадәт белән генә шөгыльләнәләр, дөнья эшләрендә катнашмыйлар. Бу ялгыш фикер. Чын суфилар дөнья өчен дә тырышалар, әмма аларның күңелләрендә матди байлыкларга мәхәббәтләре юк, алар ихластан Аллаһны сөяләр, Аны һәрдаим истә тоталар. Суфилар арасында да бик бай кешеләр булган. 
 
Суфилар фарызлардан кала Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен, нәфел гыйбадәтләрен даими рәвештә үтиләр, төннәрен гыйбадәттә, зикердә үткәрәләр. Шәех Вәгыйзь Кәшифи (Аллаһ аңа үз рәхмәтен ирештерсә иде) әйткән: “Суфилар өч нәрсәдә башкаларга үрнәк булып торалар: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә алынмауда һәм ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә”.
 
Олуг татар ишаннары белән танышып китик. ХIХ гасырда ХХ гасыр башында ике мәшһүр  ишан яшәгән: Чистайда Мөхәммәдзакир ишан Камалов (1804-1893) һәм Троицк шәһәрендә Зайнулла ишан Расулев (1833-1917). Мөхәммәдзакир ишан 2нче гильдия сәүдәгәре булган, мәчетләр, мәдрәсәләр салган, күп шәкертләр тәрбияләгән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Аның мөридләре арасында мәшһүр дин әһелләре, әдипләр, галимнәр булган. Мәсәлән, Дагестан мөфтие, җәмәгать эшлеклесе, табиб Сәйфулла казый Башларов (1853-1919).
 
Казанда совет чорында түбәндәге ишаннар яшәгән: Сираҗетдин улы Гали ишан (1937 елда үлгән), Габделхәннан ишан Сафиуллин (1973 елда үлгән) һәм Гарифулла ишан Гайнуллин (1894-1984).
 
Тәрикать остазларыбыз (ишаннар) бер вакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга  өндәмәгәннәр, киресенчә,  җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга,  гомуми проблемалар белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100