Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исхакый кабере нишләп бетонланган яки Төркиядә җирләнгән татар зыялыларының каберләрен кем карый?

Гаяз Исхакыйның Истанбулның Әдернәкапы зиратындагы каберен тиешенчә караучы юк. Бөек шәхеснең янәшәсендәге, "Идел-Урал" фондыныкы булган кишәрлек тә хәзер буш түгел. "Татар-информ"ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай "Интертат" өчен махсус язган мәкаләсендә Гаяз Исхакыйның каберен кем карарга тиеш дигән сорауга җавап эзли.

news_top_970_100
Исхакый кабере нишләп бетонланган яки Төркиядә җирләнгән татар зыялыларының каберләрен кем карый?

Гаяз Исхакыйның каберен караучы юк

Гаяз Исхакыйның Төркиядә нәсел дәвамчысы юк. Бу көнгә хәтле Төркия татар җәмгыятьләренең дә татар зыялылары каберләре белән кызыксынмаулары – хакыйкать. Төркиядә вафат булып калган Гаяз Исхакыйның каберен караучы юк. Кабер янындагы буш урын элек татар җәмәгатьчелегенеке булган. Хәзер ул урын буш түгел - анда кеше җирләгәннәр.

Гаяз Исхакыйның кызы оештырган "Идел-Урал" фондының хәзерге җитәкчеләре бу проблеманы хәл итеп, кишәрлекне кире татарларга кайтарып булыр иде дип саный. Төркиядәге татарлар исә бу проблеманы Татарстан хәл итә алыр иде дип саный. Шул ук вакытта алар Гаяз Исхакыйның Төркия өчен дә эшләгәнен исәпкә алып, каберне карап тору төрекләрнең дә намус эше дип әйтә.

Истанбул. Әдернәкапы зираты

Татар әдәбиятының милли йөзен билгеләүче каләм иясе, милли идеяләргә бирелгән танылган җәмәгать эшлеклесе, кыю фикерле журналист Гаяз Исхакый соңгы көннәрен Төркиядә үткәрә. Ул 1919 елда Ерак Көнчыгыш аркылы - Европага, аннан Төркиягә чыгып киткән җиреннән кабат туган иленә кайта алмый - 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була һәм, Истанбулга китерелеп, Әдернәкапы зиратында җирләнә.

Гаяз Исхакыйның каберенең элеккеге хәле.

Мәрхүм әдипнең бердәнбер кызы, филология фәннәре профессоры Сәгадәт Чагатай тарафыннан 1988 елның 13 октябрендә “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды төзелә. Гаяз Исхакый янындагы җир кишәрлегенең бер өлеше дә шул фондныкы була. 

Сәгадәт Чагатай үлгәннән соң, күренекле татар әдибенең каберенә сукмаклар суына. Үзгәртеп кору башлангач, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Ирек Диндаров кебек кайбер язучылар Гаяз Исхакыйның каберен зиярәт итәләр. Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та, 2003 елда Истанбулга килгәч, иң беренче эше итеп Исхакый каберен күрергә теләде. Моннан унбиш ел элек мин аны Әдернәкапы зиратына озата килдем. Фәрит Бикчәнтәев татар әдибе яткан урынның чүп-чарлы булуын, корып беткән чүп үләннәреннән арындырылмавын, каберне әйләндереп алган мәрмәр ташларның кителеп, күгәреп бетүен күреп бик борчылган иде. Ул ялан куллары белән кабер өстен чистартырга тотынды. 

2005 елларда мин, Гаяз Исхакыйга кагылышлы утырышларның берсендә каберенең каралмавын искәрттем. “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды җитәкчесе Тюлай Дуран каберне яңартырга алынды. Гаяз Исхакыйның тууына 128 ел тулу уңаеннан сыйфатлы мәрмәрдән кабер яңабаштан ясалды. Аны күрергә Татарстаннан галимнәр - Зөфәр Рәмиев, Резеда Ганиева килде. Яңартылган кабер янында Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,  Илфак Ибраһимов, Равил Фәйзуллин, Рәмис Әймәтләр катнашында әдипне искә алу һәм рухына дога кылу оештырылды.

Соңгы арада Гаяз Исхакыйның каберләренә килүчеләр күп. Алар барысы да шуңа игътибар итә. “Сөембикә” манарасының кечерәйтелгән формасы ясалган кабер ташлы Йосыф Акчураның бакыйлык йорты өсте ямь-яшел үлән белән капланган, ә затлы мәрмәрләр белән әйләндерелеп алынган Гаяз Исхакый кабере өстендә корып бетәргә торган гөл куагыннан гайре бер нинди үсемлек үсми. Чөнки кабер өстенә бетон капланган, аның өстенә исә вак ак ташлар сибелгән. Җитмәсә, туфракны каплап торган бетон аска таба иңә башлаган һәм каберне әйләндереп алган мәрмәр ташларыннан аерылып, ямьсез күренеш барлыкка китереп тора. Бу хәл безнең татар гореф-гадәтләренә хас күренеш түгел. Шулай ук төрекләр өчен дә ят нәрсә.

Йосыф Акчура кабере Сөембикә манарасына охшатып ясалган

Гаяз Исхакый кабере янәшәсендәге татар фонды кишәрлегенә төрек кешесен күмгәннәр 

2016 елда Исхакый кабере янәшәсендәге буш урынга Төркиядәге фетнә вакытында һәлак булган шәһитләрне җирлиләр.  

Тюлай ханым әйтүенчә, ул татар язучысының бакыйлык йортына терәлеп үк тора дияргә була. "Ике кабер арасына аяк тыгарлык та урын юк. Ә бит Гаяз Исхакый - татар халкының күренекле шәхесе, хәтта бөтен төрки халыклар өчен үрнәк сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, шунлыктан аны яд итәргә, рухына дога кыларга килүчеләр күп була, дәүләт делегацияләре килә, ә хәзер кабере янында басып торырлык урын юк", - ди ул.

Тюлай ханым әйтүенчә, фонд әлеге шәһитнең каберен зиратның “Шәһитләр” бүлегенә алдырырга тели. "Кирәк булса, артык туфрак өчен акчасын да түләрбез. Мин зират идарәсе белән сөйләштем. Әмма алар бу мәсьәләдә – көчсез. Проблеманы дәүләт органнары белән хәл итәргә кирәк. Безгә бу мәсьәләдә Татарстынның Төркиядәге вәкиллеге ярдәм итә алыр иде,” – диде ул.

Фетнә вакытында һәлак булучыларның кабер өсләрен ямь-яшел үлән һәм аклы-кызыллы чәчәкләр белән Төркия байраклары бизи. Гомумән, Эдернәкапы зиратында каберләрнең барчасы диярлек яшеллек эчендә утыра.

Гаяз Исхакый каберен карарга мөмкинлек бармы?

Үз вакытында мин бер үк зиратта яткан ике татар зыялысы - Йосыф Акчура белән Гаяз Исхакый җирләнгән урыннарның тирә-яктагы каберләргә караганда ташландык булуын Әдернәкапы зираты мөдирлегенә әйтеп, сәбәбен сораган идем. Баксаң, якыннары булмаган мәрхүмнәрнең каберләрен тәртиптә тоту мөмкинлеге бар икән. Ел буе каберне чистартып, карап торуның бәясе, ул вакыттагы акча белән 60 лира, диделәр. Аны каберлек идарәсенә түлисе. Чыннан да, ике каберне карап тору өчен 120 лира акча түләүгә, кабер өсләрен чүп-чарлардан арындырып, өстенә бик матур чәчәк ата торган сырма үлән утырттылар һәм су сибеп торуны да оештырдылар. Татарстанның Төркиядәге вәкиле Рамил Мәүлетов вазыйфасыннан киткәнче әлеге каберләрне карап торуның иганәчесе булды. Хәзер исә барысы да кире үз урынына әйләнеп кайткан.

Йосыф Акчураның каберен әле дә булса шул чакта утыртылган үләннәр бизи, ерактан ук яшел хәтфә җәелгән кебек балкып, тирә-юньгә ямь биреп тора.

Тюлай ханым Дуран кабернең ни өчен бетон белән каплатуларын менә болай аңлатты: “Мин үзем бик еракта яшим, зиратка еш килеп-китеп йөри алмыйм, инде яшем дә олыгайды. Без Гаяз Исхакыйның каберен карап тору өчен махсус кеше ялладык. Аңа акча түләп торабыз. Димәк, ул үзлегеннән кабер өстен бетон белән каплаттырган. Мин үзем моны белми идем", - ди ул.

Тюлай ханым, нинди дә булса чаралар күрәчәген әйтте. "Кызганыч, Исхакыйның биредә милләттәшләре күп, аларның җәмгыятьләре бар, әмма берсе дә кабернең халәте белән кызыксынмый дип әйтергә була. Елда 3-4 мәртәбә булса да килеп күз-колак булучы булса, безгә дә җиңелрәк булыр иде. “Мин хәзер каберне барып үз күзләрем белән күрим. Аннары вәзгыятькә карап, тиешле чараларын күрербез, - дип дәвам итте ул. - Мөгаен, бетонны алдырып, кабер өстенә туфрак өстәп, матур үсемлекләр утыртырбыз. Моңа игътибар биргәнегез өчен рәхмәт!”

 

Төркиядә зиратлар системасы

Төркиядә зиратлар шәһәр мэриясе яки район җитәкчелеге карамагында. Һәр зиратның үз җитәкчелек органы бар. Ул мәрхүмне махсус җеназа автомобиле белән күмеләсе зиратка китерүдән алып, кабер урынын билгеләү, кабер казу, мәетне юуу-күмүгә кадәр бөтен җеназа эшләрен хәл итүне оештыра. Шулай ук зиратны яшелләндерү, тәртиптә тотуны да хәл итә. Мәрхүмнең якыннары кабер ташы кую яки яңарту эшен зират җитәкчелегенә хәбәр итеп башкарырга бурычлы. 

Соңгы елларда зиратларны видео җиһазлары белән күзәтү системасы оештырыла башлады. Мәрхүмнәр турында электрон мәгълүмат алу системасы да гамәлгә керде.

 

Истанбул мэриясе зиратлар идарәсенең Контроль бюросы хезмәткәре Али Өзйылмаз Төркиядә каберне әйләндереп алу, аңа таш кую эшенә беркемнең дә кысылырга хакы булмавын белдерде. Ул: “Кем ничек тели, якынының каберен шулай ясата ала. Гадәттә, кабер өстен бетонлаштыру чүп үләннәре үсмәсен өчен эшләнә. Халкыбызның диндар өлеше бу алымны хуш кабул итми. Кабер өстендә үскән һәр үсемлек зикер әйтеп утыра, диелә. Шуңа күрә кабер туфрагына сырылып үскән үсемлек утыртырга тырышалар. Кайбер кешеләр, җимешләре белән кош-кортлар туенсын дип, җимеш агачлары утыртырга тырыша. Һәр зиратта бакчачылар эшли, аларның берсе белән килешеп, билгеле бер сумма түләп, ел әйләнәсенә каберне каратып тотарга була,” - диде.

  • Хәдисләрдә [Бухари, Салих, Вуду, 55] Мостафа пәйгамбәрнең бер зиратта ике кабер иясенең газап эчендә ятуларын күреп алуы, берәүдән яшь хөрмә ботагы сорап алып, аны икегә бүлүе һәм әлеге каберләргә утыртып куюы аңлатыла. Болай эшләвенең сәбәбен сораучыларга ул: “Ошбу ботаклар тамыр җәеп китсә, бу каберләрдә ятучыларның газаплары кимер”, - дип җавап кайтара.

Исхакый кабере янәшәсендәге урынны фондка кире кайтарып буламы?

“Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды рәисе Тюлай Дуран, Гаяз Исхакый каберенә терәлеп үк торган шәһит каберен башка урынга күчерүне сорап, Татарстан вәкиллегенә мөрәҗәгать иткән. Вәкиллек бу үтенечне Истанбул мэриясенә рәсми хат итеп юллаган. Әмма килгән җавап канәгатьләнерлек булмаган. Анда шәһит каберенең Гаяз Исхакый кабере янында булынуында бер нинди проблема күрелмәве бәян ителгән.

Татарстан дәүләт вәкиле Айрат Гатауллин бу мәсьәләне Истанбул мэры белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә ниятли.

Төркиядә җирләнгән татар зыялыларының каберләрен кем карап торырга тиеш?

Төркиядә яшәп, яңа корылган төрек дәүләтенең үсешенә биниһая зур өлеш керткән, шулай ук татар мәдәниятен пропагандалау, әдәбиятыбыз, тарихыбызны чит илләргә танытуга хезмәт иткән һәм шушы туфракларда бакыйлыкка күчкән күренекле зыялыларыбыз байтак: Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Рәшит Рәхмәти Арат, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Хәмит Зөбәер Кошай, Гаяз Исхакый, Сәгадәт Чагатай, Әхмәт Вәли Мәңгәр, Абдулкадыйр Инан, Зәки Вәлиди Тоган, Закир Кадри Уган, Әхәт Биккол, Әхмәт Тимер, Гали Акыш һ.б.

Аларның күбесенең Төркиядәге нәсел дәвамчылары елдан-ел кими бара, ә кайберләренең исә бөтенләй юк. Шунлыктан аларның каберләрен барлап, тәртиптә тоту мәсьәләсе калкып чыга. Бу җәһәттән без Төркиядә татар халыкының теле, тарихы, әдәбияты, фольклорына күңел биргән фән әһелләренә мөрәҗәгать итеп, фикерләрен белештек.

Бүләнт Байрам, Кыркларэли университеты Чордаш төрки телләре һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе: “Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Рәшит Рәхмәти кебек татар-төрек зыялыларының хезмәтләре татарлар өчен генә түгел, Төркия өчен дә аеруча зур әһәмияткә ия. Алар гомерләренең һәм хезмәтләренең күп өлешен Төркиягә багышлаганнар. Бу нисбәттән, әлеге затларның каберләрен тәртиптә тотуда татарлар гына түгел, төрекләр дә җаваплы. 

Янә дә бу мәсьәләдә Төркиядәге татар җәмгыятьләре әйдәп баручы булырга тиеш. Бигрәк тә Анкара, Истанбул кебек зур шәһәрләрдәге күренекле татар шәхесләренең бакыйлык йортларының караучысыз калуы оят күренеш. Минем үземә дә оят булып китте хәтта. Без, төрки халыклар, дөньяда аталар культы нигезендә буыннан-буынга мәрхүмнәребезнең каберләренә хөрмәт белән караучы кавем буларак танылабыз. Казан татарларының мәдәниятен һәм мирасын саклау татарларның гына түгел, Казан татарлыгына кагылышы булган һәркемнең, шул исәптән безнең, төркияле төрекләрнең дә, бурычы. Эшне Төркиядә җирләнгән татар зыялыларының каберләре исемлеген, адресларын төзүдән башларга кирәк”.

Гакыйлә Йигит, Фоно институты доценты: “Минем фикеремчә, Төркия дәүләте бу туфракларда җирләнгән татар зыялылары каберләрен карап торыр өчен махсус кеше билгеләмәячәк. Күренекле шәхесләребезнең каберләрен кадерләп тоту эшен Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге үз җаваплылыгына алуы урынлырак булыр. Бу мәсьәләне Татарстан дәүләте чишәргә тиеш. Төркиядә яшүче татарлар белән күрешеп сөйләшсен, бер график төзелсен, кайсы ай кем барасы билгеләнсен, без дә үз чиратыбызда барып, тиешле эшне эшләп кайтырбыз. Төркия ягы үзенең Исхакый кебек танылган шәхесләренең, шәһитләренең каберлекләрен музей кебек карап тота. Без дә, татарлар буларак, мондый эшләрдә бурычыбызны үтәргә тиеш”.

Исмәгыйл Түркоглу, Мимар Синан университеты доценты: “Якыннары булмаган мәрхүмнәрнең каберләрен Зират идарәсе карый, алар белән сөйләшергә кирк. Әлеге кабердә ятучыларның нинди әһәмиятле кешеләр булганлыгын әйтеп, каберләренең тәртиптә тотылуын булдыру мөмкин”.

Линар Хаҗиев, педагогия фәннәре кандидаты, Әгәй университеты коммуникация факультеты җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы докторанты: “Төркия ягы да, Татарстан ягы да үз өсләренә төшкән бурычны үтәргә тиеш. 

Чит илдә үз ватандашларыңның хезмәтләрен, каберләрен олылау үз ватаныңны олылауга тиң. Төркиядә танылган татар шәхесләре ике илнең дә мәдәниятен үз иткәннәр, уртак күргәннәр, аларның биографияләре аркылы ул чор безгә яхшырак аңлашыла. Бүген без акча һәм шәхси мәнфәгатьләрнең алгы планда тотылган прагматик дөньяда яшибез, ләкин бүген без ата-бабаларыбызга, мәрхүм булган милләт шәхесләренә ничек карасак, киләчәктә безгә дә шундый караш булачагын беркайчан истән чыгармавыбыз кирәк. Безнең гамәлебез башкаларга да үрнәк булып тора. Шунлыктан, күренекле шәхесләребезнең бакыйлык йортларына сукмакларның суытылмавын кайгырту - барыбызның бурычы”.

Хәтичә Ширин, Әгәй университеты Борынгы төрек теле кафедрасы мөдире, профессор: “Минемчә, беркем калмаган мәрхүмнәрнең каберен карап тору, беренче чиратта, якыннарының эше. Әмма Гаяз Исхакый кабере мәсьәләсенә килгәндә җаваплылык иң элек “Гаяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фондына, аннары Төрки дөнья тикшеренү фондына, шулай ук Мәнгәрләр кебек финанс мөмкинлекләре булган фондларга төшә. Аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде битарафлык күрсәтсәләр, социаль челтәрләр аша халыккка ирештереп була. Ышанам, дистәләгән, хәтта йөз меңнәрчә кеше ярдәм кулы сузачак, мәсьәләнең уңай якка чишелүенә ярдәм итәчәкләр”.

Чулпан Зарипова Четин, Карстагы “Кавказ” университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге доценты: “Татар халкының Төркиядә җирләнеп калган күренекле шәхесләренең каберләрен карап тору, иң беренче чиратта, аларның якыннарының бурычы. Әйтик, Йосыф Акчураның кызы, малае, бар. Бүгенге көндә, бәлки, алар инде вафат булгандыр, ә оныклары яши бит әле. Алар бөтен дөньяга танылган бабайларының каберен карап торырга тиеш. Ә инде якыннары булмаган, дәвамчылары калмаганнарның каберләрен карап, кадердә тоту - һәркемнең бурычы. Бигрәк тә Төркиядәге татар җәмгыятьләре һәм Татарстан вәкиллегенә бу өлкәдә зур җаваплылык төшә. Татарстан дәүләтенең үз ватандашларын, милләттәшләрен кайгыртуы безне көчле итә”.

Татарстан проблеманы хәл итәрме?

Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин Төркиядә җирләнгән мәшһүрләребезнең каберләрен карап, барлап тору эшен изге гамәлгә саный, ләкин вәкиллекнең төп бурычларыннан булмавын белдерә. Аның фикеренчә, каберләрне мәрхүмнәрнең якыннары карап торырга тиеш. Ә караучысы булмаган, якыннары һәм дәвамчылары калмаган кешеләрнең бакыйлык йортларын тәртиптә тоту мәсьәләсен Татарстан дәүләтенең югары җитәкчелеге белән сөйләшергә кирәклеген әйтә.

“Моны Төркия белән генә чикләп карарга ярамый, башка чит илләрдә дә безнең мәшһүр шәхесләребез җирләнгән. Глобаль масштабта уйлап карар алу кирәк. Төркиядә дини бәйрәмнәрдә якыннарның каберләрен зиярәт итү, чистартып, кабер өстендәге үсемлекләргә су сибеп кайту – үзе бер традиция. Биредәге милләттәшләр күренекле татар шәхесләребезнең каберләрен шул гадәт кысаларында да карап, рәткә китереп тора алалар, югыйсә. Уйлап бетерелмиме, игътибар җитмиме, әлбәттә, уртага салып сөйләшерлек тема”, - ди ул. Вәкил киләчәктә бу мәсьәләне дәүләт җитәкчелегенә ирештерәчәген белдерде.

Тюлай Дуран киң җәмәгатьчелек игътибарына мондый тәкъдимен дә җиткерде: “Казанда бик матур Истанбул паркы ясалган. Анда Садри Максудинең һәйкәле куелуын күреп сөендем. Шул ук паркта Гаяз Исхакыйның да һәйкәле булырга тиеш дип уйлыйм. Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал” фонды буларак, без бу мәсьәләнең мадди ягын кайгыртырга әзер, Татарстан дәүләт җитәкчелеге безнең бу фикергә колак салсын гына.”

 




 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100