Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исхак Хан: “Элвин Грей минем музыканы тыңлап үсте һәм минем стильдә иҗат итеп танылды”

Исхак Хан: “Элвин Грей минем музыканы тыңлап үсте һәм минем стильдә иҗат итеп танылды”

news_top_970_100
Исхак Хан: “Элвин Грей минем музыканы тыңлап үсте һәм минем стильдә иҗат итеп танылды”
Исхак Хан Интертатка Радик Юльякшин иҗаты турында сөйләде.  

“Без аның белән танышканда, ул беркем дә түгел иде әле. Мин дә аны белми идем. Ә ул мине белә икән. Миңа: “Исхак Хан, мин синең музыкаңны тыңлап үстем”, - диде. 

 Мин татар җырларын ничек җырлый идем? Бераз гына русча яңгырау бирә идем. Ул да шулай ук җырлый башлады. Мин “Давай малай” альбомын ясадым, ә ул “Самый шулай”. Мин дә русча сүзләр кыстыра идем, ул да шулай. “Мин сиңа косить итәм”, - диде миңа. 

Аннары мин “Арена”да чыгыш ясадым. 2008 ел. Миңа әйтәләр – синең янга Уфадан килделәр, диләр. Карыйм – Радик Юльякшин. Шулкадәр ябык! Ул хәзер юанайды, ә ул вакытта ябык иде. Миңа әйтәләр – Исхак Хан, аны күтәрергә кирәк, диләр. Ә мин шундый кеше – беркайчан да бер кешегә дә ялынмыйм, әмма беркайчан да “юк” димим. Әмма эшли алмасам, вәгъдә бирмим, чөнки әйтсәң, үтәргә кирәк. Мин чын күңелдән әйттем – мин Мәскәүгә китәм, дидем. Шулай итеп, мин киттем".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100