Отоларинголог табиб Наталия Сергеева «Абзац» басмасы белән әңгәмәдә наушникларда музыканы көненә 2 сәгатьтән артык тыңламаска киңәш итте. Онытмагыз: һәр сәгать саен 10 минутлык тәнәфес ясарга кирәк, ә тавыш дәрәҗәсе 60 проценттан артмаска тиеш.
«Кинәт чыккан, кыска вакытлы яки озакка сузылган көчле тавыш яңгыраганда, колакның сизгер күзәнәкләре зыян күрә, һәм бу үзгәрешләр кире торгызылмый. Мондый очракта кеше тиз арада саңгырауланырга мөмкин. Кайчакта мондый тәэсир аркасында чит тавышлар да барлыкка килә», – дип аңлата эксперт.
Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, аена 1 тапкыр булган көчле тавышның нәтиҗәләре кире торгызыла ала, ә менә наушниклар киеп йоклап китү гадәте ишетү сәләтен торгызу мөмкинлеген калдырмыйча, әкренләп начарайтуга китерәчәк.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, 2030 елга шул вакытка инде олыгаячак балаларның яртысына якынының ишетү сәләте бозылачак. Статистика күрсәткәнчә, хәзерге үсеп килүче буынның һәр дүртенчесендә ишетү сәләте кимиячәк, ә һәр сигезенчесе ишетү аппараты киячәк», – дип билгеләп үтте Сергеева.
Баш өстенә киелә торган (накладные) наушниклар иң хәвефсезләре дип санала, шуңа күрә алар, тавышны томалау (шумоподавление) функциясенә ия булып, хуҗасын тавыш дәрәҗәсен киметергә этәрә.