Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишетсәгез – сөйләшмәгез». Мошенниклар шалтыратканда әйтә торган биш «стоп-сүз»

news_top_970_100
«Ишетсәгез – сөйләшмәгез». Мошенниклар шалтыратканда әйтә торган биш «стоп-сүз»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сбербанк» топ-менеджеры Станислав Кузнецов мошенниклар куллана торган 5 «стоп-сүз»не атаган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Телефон яки мессенджерлар аша шалтырату иң актуаль алдау ысулы булып тора. Мошенниклар хокук саклау органнары яки Россия Банкы исеменнән сөйләшә, ди Кузнецов.

Белгеч мошенниклар куллана торган 5 төп сүзне атый. Бу: «ФСБ», «МВД», «Центральный банк», «безопасный счет», «сообщите код из СМС / данные карты / паспорта / СНИЛС».

«Әгәр шушы сүзләрне таныш булмаган кеше белән сөйләшкәндә ишетсәгез, сөйләшүне туктатыгыз – сезнең белән җинаятьче сөйләшә», – ди Кузнецов.

Аның сүзләренчә, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге алу өчен схемалар популяр. Мошенниклар элемтә операторы, социаль фонд вәкиле булып та шалтыратырга мөмкин.

«Сценарий нинди булуга карамастан, җинаятьченең максаты – ватып кергән аккаунттан займнар рәсмиләштерү. Моның белән көрәшү кыен түгел – микрофинас оешмалары сайтларында авторизацияләү мөмкинлеген сүндерергә кирәк, кредитны башка юл белән дә алып була бит», – ди белгеч.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 август 2024
    Исемсез
    Банклар шалтыратса шунда ук куям
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100