Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исереп йөргән гаилә башлыгы пәрдәләргә ут төртә һәм хатыны белән бишенче каттан аска сикерә

Исереп йөргән гаилә башлыгы пәрдәләргә ут төртә һәм хатыны белән бишенче каттан аска сикерә

news_top_970_100
Исереп йөргән гаилә башлыгы пәрдәләргә ут төртә һәм хатыны белән бишенче каттан аска сикерә
Мәскәү өлкәсендә бер фатирда янгын вакытында ир белән хатын һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, фатирда янгын гаилә башлыгы аркасында килеп чыккан. Бу турыда "Московский комсомлец" сайты хәбәр итте.

Раменское районында биш катлы йортта янгын 24 сентябрьдә була. Фатирда 43 яшьлек Анатолий һәм аның 33 яшьлек хатыны Валерия, икенче сыйныфта укучы сигез яшьлек уллары була. Янгын шаһитлары тәрәзәдән сикереп чыккан ир белән хатынны күреп тора.

Янгынга каршы көнне Анатолийны Бронницыда урамда тоткарлыйлар, ул исерек була. Ир-атны Раменское үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Ләкин бераздан аны өенә кайтарып җибәрәләр. Бу вакытта Анатолий галлюцинацияләр күрә торган була. Өенә кайткач, Анатолий фатир ишеген терәтеп куя һәм пәрдәгә ут төртә. Ишек эчтән бикле булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр фатирга керә алмый. Ут көчәйгәч, ир-ат аңына килә, улын коткарырга кирәк икәнен аңлап ала.

"Фатирда янгын чыккач, ир үзенең ни эшләгәнен аңлап ала һәм гаиләсен коткарырга маташа. Ир белән хатын сигез яшьлек улларын бауга бәйләп, тәрәзәдән аска төшерә. Аннары алар икесе дә тәрәзәдән аска сикерә. Башта Анатолий үзе сикереп чыга, аның артыннан хатыны Валерия дә сикерә. Ир шунда ук һәлак була, хатын хастаханәдә үлә", диелә хәбәрдә.

Ике метр биеклеккә кадәр төшеп җиткәч, бала бәйләнгән бау өзелә. Бәхеткә, малай исән кала. Аның ике кулы сына, малайны хастаханәгә озаталар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100