Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерекне урманда калдырып, аның үлеменә сәбәпче булган полицейскийлар хөкем ителәчәк

news_top_970_100
Исерекне урманда калдырып, аның үлеменә сәбәпче булган полицейскийлар хөкем ителәчәк
Фото: урманда полицейскийлар "онытып" калдырган Үзбәкстан гражданины

Былтыр май аенда Мәскәү өлкәсендә Ликино-Дулёво шәһәрендә иҗтимагый тәртипне бозу турында хәбәр килә. Патруль хезмәтендәге 3 полицейский шул урынга килә. 45 яшьлек Ойбек А. исемле Үзбәкстан кешесе исереп тәртип бозган була. Ул үзен белештермәс хәлдә була – ачык итеп сөйләшә дә, йөри дә алмый.

Кече лейтенант Сергей Ц., лейтенант Федор О., өлкән сержант Андрей О. «исерекне айнытырга кирәк» дигән нәтиҗәгә килә – машинага утыртып, Дуброво һәм Загряжская авыллары уртасындагы урманга алып чыгалар… һәм шунда калдыралар. Күрәсең, аларның исерекне каядыр ябып куеп, протоколлар язып мәшәкатьләнәсе килмәгән – проблеманы шулай «хәл иткәннәр». Мәскәү өлкәсендә халык күп яши, шуңа да монда урманнар зур түгел, күрәсең, полицейскийлар, ул барыбер кайсы да булса торак пунктка чыгар, дип уйлаган, кыш түгел, катып үлмәс, дигәннәрдер. Бәлки инде беренче генә тапкыр алай эшләүләре дә булмагандыр… Әмма акчасыз, документсыз, телефонсыз һәм аяк киемсез калган үзбәк урманнан чыга алмый. Ике ай ярымнан соң, якыннары эзләткәч кенә, аның мәетен Загряжская авылы янында табалар (шәһәрдән 6 километр ераклыкта). Мәетне өлешчә ерткыч хайваннар ашаган була, калган өлешләре мумиягә әйләнгән. Белгечләр аның ни сәбәпле үлгәнен ачыклый да алмаган.

1 елдан соң, ФСБ катышкач кына, җинаять эше кузгатыла. 3 полицейскийны да хөкем итәргә җыеналар, дип яза «Mash».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100