Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерекне акылга утырту

news_top_970_100

Тормышта күпме түземле хатын-кызлар була. Алар, гаиләне саклап калу өчен, иренең барлык гамәлләрен кичерергә әзер. Хәтта гомер буе исерек иренең «чыгышлары»на да түзеп ята.

Ә Әнисә андыйлардан булмады. 10 ел бергә гомер иткәннән соң, ире эчүдән туктый алмагач, әйберләрен җыйды да шәһәргә китте.

Менә шуннан соң Аязның тормышы таркала башлады. Исерек янында түзеп яткан хатын булмаса, ир-ат шунда ук тормышның төбенә тәгәри. Анда күп нәрсәгә битарафлык пәйда була. Хуҗалыгын алып барудан туктый. Эчкән баштан газга кайнарга куйган чәйнекне дә сүндерергә оныта. Тереләй янып китмәгәе!

Әнисә үзен мыскыл итәргә бирмәде. «Мин үземне яратам, Аяз, шуңа күрә аерылабыз», – диде. Аяз бу сүзләрне атнага җиде мәртәбә ишетә иде инде, шуңа күрә исе дә китмәде. Кайбер көнне, ачуы чыккан булса: «Соң бар, кит, кемгә кирәк дип беләсең үзеңне!» – дип җикеренә иде.

Әнисә төнлә киемнәрен җыйды да, иртәнгә таба, баланы җитәкләп, чыгып та китте.

Аяз аңына килгәнче, төш җиткән иде инде. Кып-кызыл күзләрен ачты да, зал буенча күзен йөртте. Тынлык. «Тагын эчкән инде, кабәхәт!» – дип акырып торучы хатын янда юк. Көчкә урыныннан кузгалды. Башы үтереп чатный. Аяз, ыңгырашып, башын тотты. Маңгае кайнар.

Су эчәргә дип, кухняга таба юнәлде. Банкада юшкынлы су гына иде.

Чәйнектән су салып куярга ярамый иде что-ли аны? – дип бушлыкка эндәште. Җавап бирүче булмагач, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, гадәттәгечә, хатынын эзли башлады.

Әнисә?! Әнисә дим! – дип кычкыра үзе. – Качышлы уйнарга теләк юк, башым авырта.

Аяз бер әйләнде, ике әйләнде. Ахыр чиктә, тагын үз урынына барып ятты. Кабат йокыга китте.

Бу юлы уянганда, инде хәле яхшырак иде. Әмма тамак төбен нәрсәдер кытыклый, яндыра. Кабат күзләрен ачты да, зал буенча күз йөртте. Тынлык.

Аяз сикереп торды. Җәлт кенә бүлмәләрне урап чыкты. Беркем дә юк.

Бу хатын кая йөри инде, дип, кесә телефонына ябышты. «Абонент временно недоступен». Сүгенеп, телефонны стенага очырды. «Кайтсын гына әле!» – дип уйлап куйды.

Аннары, холодильникны ачып, калдык-постык ризыкларны чыгарды. Өченче көнге салат, салкында кибеп беткән ит, әллә кайчан ашалмый яткан колбаса кисәкләре. Кәстрүлдә карабодай ашы тапты. Җылытып торырга мәле юк иде, шуңа күрә кәстрүленнән генә салкын килеш эчте.

Аяз хатыны кайтканын көне буе көтте. Чыгып, урам да әйләнеп керергә өлгерде.

Ул, почтада эшләгән хатынга мөрәҗәгать итеп:

Яле, Әнисәгә шалтырат әле. Телефонын алмый алайса, – дип сорады.

Фирдания апа Әнисәнең номерын җыйды.

Әйе, исәнмесез.

Әнисә, җаным. Кайда соң син? – диде Аяз, авызын ерып.

Аяз. Мин синнән аерылам. Эзләмә мине бүтән. Эчүеңнән мин гарык! – дигән җавап ишетелде дә, сөйләшү өзелде.

Аяз әле һаман да аңламады булса кирәк. Бу сүзләр аның ачуын гына чыгарды.

Ярар, Фирдания апа, рәхмәт, – диде дә чыгып китте.

Аяз бүген тагын эчте. Шулай «башын югалтып» өч көн йөрде. Аны хатыны ташлап чыгып киткәне турында авылда хәбәрләр тарала башлады. Фирдания апа, начар кеше булмаса да, кергән кеше белән «теленә салынып» утырырга ярата иде.

Аязның өенә иптәше Фарук керде:

Тук-тук-тук, өйдә кеше бармы? – дип.

Аяз ул вакытта буш өстәл артында утыра иде.

Әнисә? – диде, башын күтәреп.

У-у, брат, «чәчәк атасыңмени»? Нәрсәне бәйрәм итәсең?

Әнисә кая? Ләйсән? Кызым?

Фарук, исәнләшеп, Аязның кулын кысты.

Әнисә түгел лә мин. Фарук бу, брат.

Чәй куярга хатын юк, әнә ачыган сөт, – дип, банканы аңа сузды.

Фарук, утырып та тормыйча:

Юк, рәхмәт, мин озакка түгел. Нәрсә, брат, айнырга җыенасыңмы соң әле? Хатынны кайтарырга кирәк бит инде. Үзеңне әрәм итәсең болай. Яныңда «өреп торучы» хатын булмагач та кыен.

Берәр яңа мужигы бардыр. Шуңа киткән ул...

Нинди яңа мужик инде?! Син, әйдә, бүген-иртәгә айны. Кабат керермен синең янга. Мин эштән кайтышлый гына кердем алайса.

Аяз тагын үзе генә утырып калды. Фарук чыгып китү белән, өстәл астыннан бер шешә чыгарды. Төн озын бит. Бәлки, бушатырга өлгерер.

Бу төнне ул үзен жәлләп елап чыкты. Аннары, күз яшьләренә буылып, йокыга китте.

Фарук үз сүзендә торды. Икенче көнгә кабат кереп җиткән иде.

Аяз-брат, айныдыңмы әле? Кайчан Казанга барабыз соң инде хатын артыннан? Уу-уу… Соң, син тагын исерек бит. Нишлисең соң син? Әллә, табиблар дәштереп, система куйдыртыргамы?

Минем башны кирегә борырга кирәк түгел.

Ул синең болай да бер якка таба әйләнеп тора инде.

Әйдә, «мозга ашама». Әнисә урынына син булдыңмени?

Юк, болай бармый. Әйдә, мин Динарага шалтырам хәзер. Ул сиңа система куяр.

40 минуттан соң фельдшер килде. Фарук үзенең дусларын да чакырган иде. Алайса беренче мәртәбә генә түгел. Белә Аязның ничек система куйдырасы килмичә җикеренгәнен.

Аязны өч яклап тотып тордылар. Ул берничә мәртәбә тайпылып карады, әмма, ахыр чиктә, барыбер биреште. Фельдшер кан тамырын эзләп тапты.

Фарук Аязны төне буе саклап чыкты.

Аяз айныса да, тирә-юнь аңа шундый мәгънәсез һәм төссез булып күренде.

– Рәхмәт, – диде ул, дустына карап.

Исән бул.

Тик кирәкмәс иде... иртәгә тагын эчәм бит мин.

Корабка нинди исем бирәсең, алга таба шулай йөзәсең. Иртәгә иртән Казанга барабыз.

Аяз шуның кадәр хәлсез утырды, хәтта бөтен нәрсәгә дә ризалашыр кебек иде. Ирләр озак җыенмады. Телефон, документ, ачкыч, күпмедер акча кесәгә салдылар да иртә белән юлга чыктылар. Аяз, вакыт-вакыт, Фарукка карап, нинди әйбәт дусты булганына горурланып алды.

Фарук – авылда туып, гомере буе авылда яшәгән кеше. Машинаны да авыл белән авыл арасында гына йөртте. Казанда йөрү аңа читенрәк иде.

Кисәк кенә куып, кисәк кенә тормозга басып, тизлекне әле бергә, әле икегә куеп, арып бетте.

Дүрт ягыңнан машина бит монда. Беркая тайпыла алмыйсың, – дип сөйләнде үзе.

Шуңа Казанда торасым да килми инде минем. Әле юлда йөрү түгел, яшәвең дә ул квартирада – кошмар. Сасып бетәсең.

Яныңда хатының булса, кая да торырга була, брат. Әйдә, Әнисәне берәр ничек уговори да, тормышыңны җайла. Кызыңны бер дә сагынмыйсыңмы әллә?

Сагынам, әлбәттә, мин хәт… Ффааррр-уууу-к!

Аязлар барган машинаның алдына КамАЗ килеп керде. Аларның гомере шундук өзелде. Авария булган урынга полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машиналары һәм журналистлар җыелды.

Иренең юл һәлакәтенә очраганын ишеткәч, Әнисә бик кайгырган, дип сөйләделәр. «Мин аны акылга утыртырга гына теләдем бит. Эчүен ничек ташлатырга белмәгәнлектән аерылышу белән куркытмакчы идем», – дип аңлаткан китүенең сәбәбен.

Аяз эчмәсә дә, хатыны китмәсә дә, дустының чын күңелдән булышасы килмәсә дә – мондый фаҗига булмас иде. Әмма гаепле кешене эзләүдән мәгънә юк. Гаепле кеше – КамАЗ йөртүчесе...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100