news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек йөртүче машинасы тротуардан баручы алты җәяүлене таптаган

Гаепле кешегә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

news_top
Исерек йөртүче машинасы тротуардан баручы алты җәяүлене таптаган
https://pixabay.com

Түбән Новгородта исерек йөртүче идарә итә торган машина алты җәяүлене таптаган. Аварияне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

8 мартта машина тротуардан бара торган кешеләргә килеп бәрелә. Аларның бишесе имгәнә, икесен хастаханәгә салалар. Бу турыда Түбән Новгород шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә.

Исерек килеш юл кагыйдәләрен бозган һәм шул сәбәпле кешеләрнең сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен җинаять эше ачылган. Гаепле кешегә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Түбән Новогород прокуратурасы тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар